Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗедә «Татарча диктант» акциясенә 50дән артык кеше кушылды
Диктант нәтиҗәләре ноябрь аенда билгеле булачак.
(Әгерҗе, 28 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген әгерҗелеләр дә дөнья күләмендә уздырылган «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Район үзәк китапханәсендә 51 кеше, шуларның унысы – укучылар Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек яздылар, дип хәбәр итә район басмасы
Текстны безнең районда әлеге акцияне оештыручы – район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин укыды. Диктант язарга килүчеләр арасында китапханәчеләр, татар теле мөгаллимнәре, төрле учреждение-предприятиеләрдә эшләүче милләттәшләребез бар иде. Резидә Каюмова, мәсәлән, Красный бордан ук килгән.
Ә Әгерҗедән килгән Зәлидә Гыйрфанова мәктәп тәмамлаганнан бирле 30 ел диктант язганым юк, диде. Ул татарча әдәби китаплар укуын, күпләп газета-журналлар яздыруы турында да сөйләде.
Диктант нәтиҗәләре ноябрь аенда билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз