news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның 150 ел тулуга багышланган кичә узды

Татар хатын-кызлары өчен мәдрәсә оештыручы, педагог Мөхлисә Бубыйга багышланган бай күргәзмә тәкъдим ителде.

Әгерҗедә танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның 150 ел тулуга багышланган кичә узды
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 7 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе тарафыннан мәдрәсәдә укучы хатын-кызлар белән танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чара башланганчы татар хатын-кызлары өчен мәдрәсә оештыручы, педагог Мөхлисә Бубыйга багышланган бай күргәзмә белән таныштылар.

Аның турында китаплар языла. Газета-журналлар аның мирасы турында еш сөйлиләр. Язучы Ракил Зәйдулла аңа багышлап “Үлеп яратты” драмасын иҗат иткән. Ул спектакль Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Уфа шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы аның исемен йөртә.

“Ак калфак” остаханәсе күргәзмәсе дә бик бай иде. Мөхлисә Бубый мәктәбендә укучы кызлар энҗе-мәрҗән калфаклар, камзуллар чигү белән шөгыльләнгәннәр. Мөхлисә Бубый хөкем ителгәндә дә миллилеген, татарлыгын югалтмыйча, башыннан калфагын салмаган. Районның “Ак калфак” кызлары аның шул юнәлештәге эшләрен дә башкаларга күрсәтергә тырышалар. 

Мөселман даирәсендә бердәнбер хатын-кыз казыя булган, татар хатын-кызларына аң-белем бирүдә һәм аларның хокукларын яклауда зур хезмәт куйган Мөхлисә Нигъмәтуллина рухына багышлап район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин Коръән аятьләре укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100