news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә “Тантаналарны иң яхшы алып баручы” республика бәйгесенең зона этабы узды

Түбән Кама ЗАГС бүлеге кызларының рус, татар телләрендә никахлашу һәм юбилярлар хөрмәтләү тантанасын уздыруда тиңнәр булмады.

(Әгерҗе, 27 май, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе ЗАГС бүлеге республиканың Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Алабуга һәм Әгерҗенең гүзәл затларны “Тантаналарны иң яхшы алып баручы” республика бәйгесенең зона этабына җыйды, дип яза җирле басма.

ЗАГС оешуның 100 еллыгына багышланган бәйгедә унбиш алып баручы никахлашу тантанасын рус һәм татар телендә алып бару, юбилярларны хөрмәтләү һәм яңа туган сабыйга исем бирү номинацияләрендә һөнәри осталыкларын сынады.

Түбән Кама ЗАГС бүлеге кызларының рус, татар телләрендә никахлашу һәм юбилярлар хөрмәтләү тантанасын уздыруда тиңнәр булмады.

Җиңүчеләрне Казан кунагы, ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Ринат Әхмәтҗанов котлады һәм Диплом, истәлек бүләкләре тапшырды.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100