news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә тәрбиячеләр һәм әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләре буенча осталыкларын күрсәттеләр

Һәр командага истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

(Әгерҗе, 17 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Элина Даутова). Әгерҗенең 8нче балалар бакчасында педагоглар һәм әти-әниләр “Юл йөрү кагыйдәләре агитбригадасы“ конкурсында сыналдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Юл билгеләре“, “ПДДыщ“, “Юл-иҗат патруле“ һәм “STOP“ командалары “Визитка“, “Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр“ бәйгеләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Иң кызыклы бирем “Иҗади конкурс“ булды.

Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауны үз эченә алырга тиеш булган әлеге бәйгедә катнашучылар әкият тә күрсәттеләр, биюләр дә башкардылар.

"Иң мөһиме – безнең балалар һәм аларның сәламәтлеге. Аларны кече яшьтән үз үрнәгегездә юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтегез", – дип мөрәҗәгать итте “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" учреждениесе начальнигы Раушания Тимкина һәм һәр командага истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100