Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә тәүге тапкыр “Яңа ел фантазияләре“ тамашасы узды
Әгерҗедә тәүге тапкыр хезмәт коллективлары арасында узган “Яңа ел фантазияләре“ шоу-тамашасы шәһәр халкына, чын мәгънәсендә, бәйрәм кәефе бүләк итте.
(Әгерҗе, 30 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы мәдәният бүлеге Яңа ел алдыннан коллективлар арасында “Яңа ел фантазияләре“ тамашасы уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аны бик күпләр хупладылар һәм тамашачыны шаккатырырлык шоу әзерләргә керештеләр. Сер түгел, Яңа ел алдыннан болай да мәшәкатьләр күп. Әмма сәхнәгә, иҗатка гашыйк коллективлар әлеге тамашага да әзерләнергә вакыт тапканнар. Аларның һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле, матур булуы белән жюри һәм тамашачыда соклану уятты. Бәйрәмдә барлыгы ун коллектив катнашты, дип яза җирле басма.
Яшьләр оешмаларын берләштергән җыелма команда, мәсәлән, “Музыкаль шоу“ күрсәтте. Заманча, нәкъ яшьләрчә башкарылган чыгышлары белән таң калдырдылар алар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тукай әкиятләре геройлары булып уйнадылар. Шүрәле белән Су анасы, бала белән күбәләк, Кәҗә белән Сарык Яңа елга килгәннәр икән. Мәктәпләр, балалар бакчалары коллективларына да афәрин! Барысының да чыгышлары “бишле“ билгесе белән бәяләнде. 2018 елның символы Эт елын төп тема итеп алган, “Елның иң яхшы эте“ дигән кастинг “уздырган“ район үзәк хастаханәсе чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Могҗизаларга бай Яңа ел тамашасы җыр-биюләр белән үрелеп барды.
– Бүгенге тамашада җитди һөнәр ияләренең дә чын сәхнә осталары икәнлегенә шаһит булдык. Бу тамашаны һәр Яңа ел алдыннан уздыруны матур традициягә кертергә кирәк, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Район башлыгы Валерий Макаров та район мәдәният бүлегенә хезмәт коллективларын сәхнәгә тартканнары өчен зур рәхмәтен җиткерде. Тамашачыларны киләчәк Яңа ел белән котлады һәм ил-көннәребезнең тыныч, гаиләләребезнең имин булуын теләде.
“Яңа ел фантазияләре“ тамашасының җиңүчеләре кемнәр булды соң? Өченче урынны Яшьләр сәясәте командасы алды. Икенчедә – 7нче балалар бакчасы һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре. Беренче урында – 2нче мәктәп коллективы.
Ә гран-прига район үзәк хастаханәсе коллективы лаек булды. Римма Гыйльметдинова баш табиб Эдуард Овчинниковка Кубок, Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Шушы ук коллевтивтан иң матур чыгышы белән таң калдырган Лилия Бәхтиева махсус бүләккә ия булды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз