news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә сугыш ветераннарына район башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре таратылды

Февральдә 99 яшен тутыручы ветеран җитәкчеләргә рәхмәт әйтте.

Әгерҗедә сугыш ветераннарына район башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре таратылды
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 29 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калганда Әгерҗе районындагы ун Бөек Ватан сугышы ветераны Яңа ел бүләкләре алдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров Кырындыда яшәүче сугыш һәм тыл ветераны Мөнәвәрә Яхинаны бәйрәм белән котладылар. Февральдә 99 яшен тутыручы ветеран җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

1921 елны Сокман авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә ул. 1936 елда Казан педагогия техникумына укырга керә, 1939 елны аны тәмамлап, Әтнә районына укытучы булып кайта.

1942 елның 15 маенда 21 яшьлек Мөнәвәрә үз теләге белән фронтка китә. Башта Ржев шәһәрендә шоферлар курсларында укый. Аннан аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. «Полуторка» машинасы белән күпме юллар үтә ул. Төп вазифасы сугыш кырына корал ташу була. 1945 елны гвардия сержанты дәрәҗәсендә Кырынды авылына кайта. Күкрәген икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германия өчен», «Япония өчен» медальләре, хәрби хезмәттәге батырлыклары өчен бирелгән башка медальләр бизи.

Кайткач та Мөнәвәрә апа укытучы хезмәтен дәвам итә һәм лаеклы ялга чыкканчы Кырынды мәктәбендә белем бирә.

Хәзер ул улы Рәис тәрбиясендә яши.


news_right_1
news_right_2
news_bot