news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә “Спорт фестивале“ндә ГТО нормативларын тапшырдылар

Барлыгы 130 кеше үзенең физик мөмкинлекләрен сынап караган.

Әгерҗедә “Спорт фестивале“ндә ГТО нормативларын тапшырдылар
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 24 март, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗедәге “Олимп“ спорт комплексында “Спорт фестивале“ узды. Төрле оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм 1нче гимназия укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның “Хезмәткә һәм оборонага әзер“ Бөтендөнья физкультура-спорт комплексы турында“гы Указны имзалауга биш ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова һәм спорт бүлеге начальнигы Илдар Идиятов сәламләде.

Узган ел ГТО нормативларын бик яхшы тапшырган бер төркем әгерҗелеләрне алтын, көмеш, бронза билгеләр белән бүләкләделәр. Алар арасында 2нче мәктәп укытучысы Эльнара Шиабетдинова һәм Әгерҗе районы хакимияте белгече Евгения Муллахмәтова алтын билгеләргә лаек булдылар.

ГТО тапшыручылар арасында пенсионерлар да булуы аеруча сөендерде. Алар яшьләргә үрнәк күрсәттеләр. Эксплуатацион локомотив депосында тимерьюлчы булып эшләгән Асаф Әбсәләмов, Галина Бабушкина, Нурсалих Хәбибуллин үзләренә тиешле бөтен спорт күнекмәләрен үтәделәр. Яшьләр дә сер бирмәделәр. Район үзәк хастаханәсеннән спорт сөюче Любовь Семенова алтын билге өчен килгәнлеген әйтте.

Барлыгы 130 кеше ГТО нормативларын тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100