news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры узды

Сәхнә осталарының иң-иңнәре Актанышка – фестивальнең зона этабына барачак.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Әгерҗедә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры узды, дип яза «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы.

Ике көн дәвамында район Мәдәният сараенда «Созвездие–Йолдызлык» республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды.

Беренче көнне шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Жюри әгъзалары кечкенә сәхнә осталарының быелгы бәйгегә аеруча тырышып әзерләнүләрен билгеләп үтте. Яшь артистлар сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоталар, костюмнары да бик матур. Күбесенең мондый фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе дә бар.

Икенче көнне авыл җирлекләреннән катнашучылар «иләк» аша уздырылды.

Сәхнә осталарының иң-иңнәре Актанышка – фестивальнең зона этабына барачак.                              

 
 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot