news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Солтановлар гаиләсе бытбылдык үрчетә

Бүгенге көндә бу хуҗалыкта 2,5 мең баштан артык кош бар.

Әгерҗедә Солтановлар гаиләсе бытбылдык үрчетә
agro.tatarstan.ru

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кырынды авылыннан Фирая һәм Альфред Солтановлар бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә алар хуҗалыгында 2,5 мең баштан артык кош бар, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Бездә шулай уку казлар, үрдәкләр һәм тавыклар да бар, – дип сөйләгән  Альфред Солтанов. – Һәркөнне иртәнге дүрттә торам, кош-кортларга катнаш азык әзерлим. Мәшәкать белән вакытның узганын да сизми калам, кайчак үзем ашарга онытып җибәрәм».

Эшкуаралар продукцине Әгерҗе һәм Ижевски  шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә саталар.

«Моннан тыш, район кулланучылар җәмгыяте һәм башка эшкуарлар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Туганнар да булыша – продуктларны Чаллыга һәм Казанга алып китәләр. Бу шәһәрләрдә дә даими сатып алучылар бар инде, – дигән  Фирая Солтанова. – Мәшәкатенә карамастан, бу эш безне сөендерә, шулай ук керем китерә. Безгә эшебез дә, авылда яшәү дә бик ошый». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100