Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә семинар-киңәшмәдә терлекләрне кышлату, сөтчелек тармагы турында сүз барды
Быел наҗарлылар алдына 5200-5300 килограмм сөт саву бурычы куелды.
(Әгерҗе, 24 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең “Наҗар” хуҗалыгында республика киңәшмә-семинарында сүз терлекләрне кышлату, сөтчелек тармагы, ремонт эшләре турында барды. Бу турыда җирле басма яза.
Киңәшмәдә “Агрохимсервис“ җәмгыятенең “Наҗар“ ярдәмче хуҗалыгында "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм әлеге җәмгыятьнең районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
“Наҗар“ хуҗалыгында 150 савым сыер бар. 2017 елда бер сыердан 4700 кило сөт сауган булсалар, узган ел күрсәткечне тагын да яхшыртканнар. Нәтиҗәдә, бер сыердан 5100 кило сөт савуга ирешкәннәр. Быел наҗарлылар алдына 5200-5300 килограмм сөт саву бурычы куелды.
“Наҗар“да барлыгы 500 мөгезле эре терлек исәпләнә. терлекчеләр алдына баш санын киметмәү бурычы куелды.
"Без биредә күргәннәрдән бик канәгать. Бу эшләрне бер көн эчендә генә башкару мөмкин түгел. “Наҗар“да соңгы елларда терлекчелек тармагын үстерүгә зур басым ясала. Сөт җитештерүнең заманча технологияләрен куллану да яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә", – диде Наил Фарукович.
Соңыннан җитәкчеләр “Агрохимсервис“ ширкәтенең техника паркын карадылар. Баш инженер Илнур Зәйнуллин җитәкчелегендәге бердәм команда язгы кыр эшләренә техниканың, тагылма агрегатларның әзер булуын белдерде.
Әгерҗе районындагы “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре балыкларны саклап калу буенча акция оештырдылар
Әгерҗе районындагы “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбенең “Экология, саклау, коткару“ түгәрәге әгъзалары белән берлектә Иж елгасындагы балыкларның үлеменә юл куймас өчен “Балык булсын“ акциясе оештырды.
(Әгерҗе, 18 январь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Сер түгел, кышкы чорда кислород җитмәү сәбәпле елгаларда күпләп балыклар үлү очраклары була. Әлеге күңелсез хәлне булдырмас өчен заказник хезмәткәрләре һәр елны шундый акция оештыралар һәм яшь буында да табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбиялиләр. Бу көнне һава температурасы да бик уңай булды. -6, -7 градус тирәсе генә иде. Бер төркем яшь табигать сакчылары заказник хезмәткәре Әлфия Нуриманова белән коры камышлар җыярга китсәләр, калган балалар җитәкче Руслан Мәннапов белән елгада кечкенә чокырлар тиштеләр. Әлеге эш җиңелләрдән булмаса да, беркем дә авырлыктан зарланмады. Уртак тырышлык белән боз өстендә йөзләп тишек пәйда булды. Соңыннан акциядә катнашучылар, җыелган камышларны әлеге тишекләргә куеп калдырып, өстенә кар сиптеләр.
Әлеге файдалы эшне башкарганнан соң табигать кочагында тәм-томнар белән кайнар чәй эчү дә бик күңелле булды. Руслан Ромелевич акциядә катнашкан балаларны татлы призлар белән дә сөендерде.
Мондый акциянең чираттагысы февральдә узачак.
Әгерҗе чаңгычысы Сахалинга бара
Әгерҗе районы Бима урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, районның иң көчле чаңгычысы Богдан Павлов февральдә Көньяк Сахалинда ттәүге тапкыр узачак “Азия балалары“ кышкы Халыкара уеннарда катнашачак.
(Әгерҗе, 11 январь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Соңгы елларда Богдан, республика, хәтта Россия күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар алды. Зур уңышлар яулаган чаңгычы Татарстан җыелма командасы составына кертелде. Күптән түгел “Ялта–Зәй“ спорт әзерлеге үзәгендә чаңгычылар арасында узган ТР Чемпионатында да иң яхшы күрсәткеч Әгерҗе чаңгычысыныкы булды.
Әгерҗенең спорт сөюче гаиләләре бадминтон уйнады
Бадминтон Әгерҗедә башка спорт төрләренә караганда соңрак барлыкка килсә дә, аны хәзер олысы-кечесе үз итә.
(Әгерҗе, 6 январь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Гаиләләр арасында узган бадминтон ярышы да бу спортны яратучылар күплеге турында сөйли. “Олимп“ спорт комплексында ике көн дәвам иткән бәйгедә абыйлы-энеле, ирле-хатынлы ун пар да җиңү өчен җан атты.
2нче мәктәптә кичләрен тренировкаларга йөрүчеләр санын моннан өч ай элек кенә тулыландырсалар да, Ринат–Любовь Хәсәновлар ярышта катнашырга да җөрьәт иткәннәр.
–Бу спорт төрен бик яратабыз. Пенсионерга озын көннәрне ничек тә уздырырга кирәк бит. Менә иптәшем дә, үзем дә лаеклы ялга чыккач сәламәт яшәү рәвеше алып бара башладык, спортка өстенлек бирәбез, – ди Любовь ханым.
Атнага өч тапкыр тренировкага йөриләр, көн саен чаңгыда җилдерәләр икән. Әле Любовь ханым “Өченче буын университеты“ кысаларында йөзү буенча республика ярышларында да катнашкан.
–Менә шулай актив тормыш алып бара башлагач, авырулар да чигенде, – дип елмая Ринат абый.
Районның баш табибы Эдуард Овчинников белән аның җәмәгате Анжелика ханым да – спортчы гаилә. Нинди генә спорт чарасы узмасын, алар һәрчак активлык күрсәтәләр. Бадминтон буенча да осталыклары артканнан-арта бара. Бу көнне дә командаларны бер-бер артлы җиңүгә ирештеләр алар.
Көрәшче егет Хуршет Кенджаев та дус кызы Аделя белән бадминтон уйнады бу көнне. Җитез, оста бу пар да соклану хисләре уятты.
Мәктәп укучылары Динар–Илнат, Саша–Данил да өлкәннәрдән калышмадылар. Нәтиҗәдә, Кенджаевлар – беренче, Овчинниковлар – икенче, туганнар Динар Галимуллин–Илнат Ибраһимов өченче урын алдылар. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов аларга да, бәйгенең иң яшь уенчылары Саша һәм Данилга да, башка катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар.
Әгерҗе районында узган ел өйләнгән иң өлкән кияүгә сиксән җиде яшь
Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 2018 елга нәтиҗә ясадылар.
(Әгерҗе, 5 январь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Узган ел 272 сабый – 134 малай, 138 кыз дөньяга килгән. 67 бала – гаиләдә беренче, 117се – икенче, 57се – өченче, 31 – дүртенче һәм тагын да күбрәк сабыйлар. 3 гаиләдә игезәкләр үсеп килә.
Иң өлкән әтигә – 52, иң яшенә 21 яшь. Ә бала тапкан иң өлкән әни 41 яшьтә. 17 яшьлек райондашыбыз да әни булу бәхетен татыган.
2018 елда 489 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. Аларның 232се – ир-атлар, 257се – хатын-кызлар. Вафат булган ир-атларның уртача яше – 60-64. Хатын-кызларныкы – 85.
Әгерҗедә 119 парның никахы рәсмиләштерелгән. Иң өлкән кияүгә – 87, иң яшенә 19 яшь. Иң өлкән кәләшкә – 79, иң яшенә 17 яшь.
Районда 100 пар аерылышкан.
Әгерҗе районында узган “Пеләмеш чаңгы юллары“на олысы-кечесе кушылды
Әгерҗе районы Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов укучылар һәм укытучылар алдына “кышкы каникул ял гына түгел, сәламәт яшәү рәвеше дә булсын“ дигән бурыч куйган иде.
(Әгерҗе, 5 январь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Шул уңайдан әлеге мәктәп укучылары өчен көн саен саф һавада мавыктыргыч чаралар уза. Кайсылары сыйныфлары белән тау шуарга баралар, кайбер сыйныфлар чаңгыда узышалар. Мәктәпнең 44 укучысы өчен Әгерҗедәге Боз сараена, “Олимп“ спорт комплексына да сәяхәтләр оештырылган. Алар Боз сараенда тимераякта шуганнар, “Олимп“та бассейнда йөзгәннәр.
Ә иң мавыктыргычы ел саен уздырыла торган “Пеләмеш чаңгы юллары“ спорт бәйрәме булгандыр. Бу көнне чаңгыга олысы-кечесе баскан.
Әлеге чараның максаты укучыларны чаңгы спорты буенча район, республика, төбәкара ярышларда призлы урыннар яулаган, хәзер дә тормышларын әлеге спорт төреннән башка күз алдына да китермәүче авылдашлары Роман Альматов, Полина Самуткина, Денис Ишморатов, Роман Михайлов белән очраштыру, алардан мастер-класс алу булган.
–Укучыларыбыз мәктәбебезнең йөзек кашы булган әлеге спортчы егет-кызлар белән очрашуга бик сөенделәр. Алар белән бергәләп чаңгы юлыннан узу да зур горурлык булды, диделәр, – ди директор, үзе дә чаңгы спортын яратучы, яшь буында аңа мәхәббәт тәрбияләүче Эдуард Михайлов.
Трасса катлаулы булса да, беркем дә сынатмаган, һәркем финишка кадәр барып җиткән. Гомумән, бу көнне 30дан артык укучы чаңгыга баскан. Алар белән бергә ветеран спортчы гаиләләр Альматовлар, Шуматовлар да узышканнар. Ә кич белән өлкәннәр саф һавада чаңгыда йөрергә чыкканнар.
–Әлеге чара район күләмендә узачак традицион “Мари чаңгы юллары“на әзерлек тә булды. Гомумән, безнең як халкы гомер-гомергә чаңгы спорты белән дус булган. Һәм без үсеп килүче буында да әлеге спортка мәхәббәт тәрбияләвебезгә бик сөенәбез, – ди Эдуард Иванович.
Әгерҗе районы Салагыш авылында яңа клуб ачылды
Яңа ел бәйрәме алдыннан Салагыш авылында истәлекле вакыйга булды. Республика программасы буенча төзелгән яңа клуб ачылды. Ул – районыбызда дәүләт ярдәме белән сафка баскан мәдәният учакларының тугызынчысы.
(Әгерҗе, 27 декабрь, “Татар-информ“, Дания Абзалиева).
Салагышлыларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, авыл башлыклары килгән иде.
– Бүген Салагыш халкы өчен генә түгел, бөтен районыбыз өчен зур бәйрәм. Ләкин объектны сафка бастыру гына түгел, аны эшләтә дә белергә кирәк. Мин ышанам: гомер-гомергә җыр-моң сөйгән Салагыш халкы яңа мәдәният учагын да үз итәр, – диде Валерий Владимирович.
Җитәкченең сүзләрендә хаклык ярылып ята. Биредә мәдәни тормыш учагы элек-электән гөрләп торган.
– Безнең авылда беренче спектакль 1909 елда куелганлыгы мәгълүм. Ә клуб үз эшчәнлеген 1918 елда башлап җибәрә. Беренче клуб иске почта бинасында урнашкан була. Димәк, бездә тәүге мәдәният учагы барлыкка килүгә быел йөз ел. Мин үземне белә-белгәннән бирле клубыбыз һәрвакыт гөрләп торды. Сиксән кешелек ансамблебез Болгариягә кадәр барып чыгыш ясады, – дип хатирәләр яңартты педагогика ветераны Лидия апа Мәҗитова.
Яңа клубны сафка бастырган “СтройГигант“ ширкәте җитәкчесе Тигран Агаджанян, символик ачкычны клуб мөдире Гөлүзә Әхмәтшинага тапшырганнан соң, халык эчкә үтәргә ашыкты.
Биредә авыл халкын якты, җылы, матур итеп бизәлгән, җиһазландырылган мәдәният учагы каршы алды. Әнә, берсеннән-берсе матур киемле сәхнә осталары чыгыш ясарга ашкынып торалар. Яңа клуб сәхнәсендә иң беренче чыгыш ясау хокукы әлеге авыл сандугачы Тәнзилә апа Хәбибуллинага бирелде.
– Бәхетем булгач, мин бүген туган авылымда өченче Мәдәният йортында чыгыш ясыйм. Беренче агач клуб авылның икенче башында урнашкан иде. Икенчесендә – таштан салынганында бөтен гомерем узды дисәм дә була. Сәхнә ветераннары Зөлфәт Мәҗитов, Гафият Нигъмәтуллин, Галимә Габдрахманова, Лилия–Сәетҗан Хикмәтуллиннар, Сания Мөшәррәпова, Гөлсинә Әхмәтзакирова белән бергә мәдәният тормышында кайнаган чакларны мин әле дә сагынып искә алам. Ә бу клуб халык мәнфәгатьләрен кайгыртып төзелгән дип уйлыйм. Йөз урынга исәпләнгән клубыбыз безнең өчен бик уңайлы, – дигән сүзләр белән моңлы җырын сузды сәхнә ветераны.
Чара барышында күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган башка салагышлыларның исемнәре дә олы хөрмәт белән аталды.
50-60 ел бергә яшәүче Җәүдәт–Гөлсинә Таҗетдиновлар, Рәфис–Илгизә Нуриевлар, Әбузәр–Алмазия Миннәхмәтовлар гаиләләре сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнде. Валерий Макаров, аларны котлап, бүләкләр тапшырды. Быел 80 яшьлек олуг гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Рәсимә Гафурова, Наилә Мөдәррисова, Наилә Әхмәтова исеменә дә иң җылы сүзләр җиткерелде. Ә сәхнә осталары берсеннән-берсе матур чыгышлары белән сокландырдылар. Аларга район башлыгы да югары бәя бирде.
Әгерҗедә Кыш бабайлар парады узды
Әгерҗенең үзәк мәйданына Кыш бабайлар парадын карарга чыккан күп кенә әгерҗелеләр “мондый күңеллелекне күргән юк иде әле“, диделәр.
(Әгерҗе, 27 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Чынлап та, тылсымлы таякларын тоткан, капчыкларына иң оста балаларга дип тәм-томнар тутырган Кыш бабайлар Кар кызлары белән кайлардан гына килмәгәннәр. Әнә алар, Яңа ел тамашасына дип көчле бураннарны җиңеп, Девятерня, Уразай, Ямурзадан, Кичкетаңнан ук иртүк юлга чыкканнар. Тәбәрленең Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис–Финисә Шаһабиевлар да әлеге парадка дип махсус әзерләнгәннәр.
–Быел авылда Кыш бабай була алмыйм. Әмма гомер буе балаларга, авылдашларга бәйрәм рухы бүләк иткән иң зирәк, акыллы, мәрхәмәтле, юмарт әлеге рольне һич кенә дә югалтасым килми. Шуңа күрә парадка сөенеп килдек, – диде Фәнис абый.
Ә менә бу Кыш бабай белән Кар кызы – халыкны социаль яклау идарәсе һәм “Өмет“ халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчеләре Альмира Зарипова һәм Ольга Еремина Мәдәният сарае каршында нәни балаларны осталыкта сынадылар. Шигырь сөйләгән, җырлаган малай-кызларга тәмле кәнфитләр өләштеләр.
Әлеге парад Әгерҗедә икенче ел уздырылды. Узган ел да катнашучылар бик күп иде. Быел да Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре, әкият геройлары йөздән артып киткәндер. Бик күп оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре әлеге матур чарада катнашырга теләк белдергәннәр. Эксплуатацион локомотив депосының оператив техник исәп-хисап үзәге хезмәткәрләре җитәкчеләре Ирина Филиппова җитәкчелегендә Яңа ел чыршысы, Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай, үтеп баручы һәм 2019 ел символлары Эт, Дуңгыз булып киенгәннәр.
–Бу көннәрдә эш тә бик тыгыз булды. Шулай да бәйрәмгә әзерлек эшләрен дә читкә куймадык. Төне буе костюмнар тектек, – диделәр кызлар.
Бәйрәм геройлары, үзәк урамнан шәһәрдәшләрне сәламләп, төп чыршы янына килделәр. Анда Кыш бабай һәм Кар кызлары белән бергәләп балалар да, олылар да рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бергәләп җырладылар, чыршы әйләнәсендә биеп-уйнадылар. Аннан соң тылсымлы сүзләр әйтеп чыршыдагы утларны кабыздылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Автор фотосы.
Әгерҗе районы үзәк хастаханәсендә уен бүлмәсе ачылды
Әгерҗе районы үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә уен бүлмәсе ачылу Яңа ел бәйрәме алдыннан балаларга менә дигән бүләк булды.
(Әгерҗе, 26 декабрь, “Татар-информ“, Дания Абзалиева).
Әлеге бүлмәне ачу тәкъдиме – районның Әтиләр Советыныкы. Бу күркәм идеяне күп кенә эшмәкәрләр, җитәкчеләр, тимерьюлчылар күтәреп алды. Нәтиҗәдә, балалар бүлегендә дәваланучы малай-кызларга буш вакытларын файдалы, күңелле итеп уздырырга менә дигән мөмкинлек барлыкка килде.
Бүлмәне ачу тантанасында район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, аның урынбасары Римма Гыйльметдинова, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников һәм башка кунаклар катнаштылар. Бәйрәмнең төп кунаклары әлбәттә, балалар үзләре иде. Алар зәвык белән бизәлгән бүлмәдә рәхәтләнеп уйнадылар. Бәйрәмгә кунакка Кар кызы белән Кыш бабай да килде. Район башлыгы Валерий Макаров исеменнән таратылган күчтәнәчләр дә балаларга бүләк өстенә бүләк булды.
Әгерҗе районы укучылары республика олимпиадасында җиңү яуладылар
Казанда мари һәм удмурт телләре буенча республика олимпиадасы төгәлләнде.
(Әгерҗе, 25 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Әгерҗе районы Бима мәктәбе укучылары мари теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада җиңүләр яуладылар. 11 сыйныфтан Дарина Дедюхина, 10 сыйныфтан Анна Самуткина, 9 сыйныфтан Юлия Исаева беренче урыннарны алдылар. Җиңүче кызлар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломнары, ә аларны олимпиадага әзерләгән мөгаллимә Эмма Ильина министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әгерҗедә баскетбол уеннарының зона ярышларына старт бирелде
Бүген Әгерҗе сигез районнан баскетболчыларны кабул итте.
(Әгерҗе, 21 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Биредә “КЭС– БАСКЕТ“ мәктәп баскетбол лигасының зона уеннарына старт бирелде. Алар – үз район-шәһәрләрендә беренче урын алып зонага узган спортчылар.
Яшь баскетболчыларны район башлыгы Валерий Макаров һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Илфир Җәләев сәламләделәр. Әгерҗенең аэробика һәм бию белән шөгыльләнүче нәни малай-кызлары чыгышлары да спортчыларга дәрт өстәде.
Әгерҗедән әлеге уеннарда 2нче мәктәп кызлары һәм Тирсә егетләре район данын яклый. Илдар Идиятов шәкертләре – баскетболчы кызлар әлеге уеннарда икенче ел рәттән сыналалар. Алар узган ел икенче урын алганнар иде. Ә Тирсә егетләре беренче тапкыр катнашалар. Иртәгә уеннарның финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
Каты куллы Әгерҗе кызы бер елда унбиш алтын медаль яулады
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Грайр Аракелян җитәкчелегендә кул сугышы серләренә өйрәнүче, быел Татарстан һәм Бөтенроссия күләмендә уздырылган ярышларда 15 алтын медаль яулаган 1нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Дарья Лукьянченко районның “Ел спортчысы“ исеменә лаек булды.
(Әгерҗе, 20 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Ул бу атнада тренеры белән Казанда иң яхшы спортчыларны хөрмәтләү тантанасында да катнашты.
Грайр Аракелян, елның “Иң яхшы спорт мәктәбе тренеры“ смотр-конкурсының “Иң яшь тренер“ номинациясендә җиңеп, бүләкләүгә лаек булды.
Әгерҗедәге “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Иж елгасында туңучы аккошларны коткарган
Бу хәл ике-өч атна элек булган.
(Әгерҗе, 12 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
“Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре рейд вакытында Иж елгасы өстендә ике аккошны күреп алып ярдәмгә ашыгалар. Алар бозга туңа башлаган булганнар.
–Бу кошкайларның канатлары бозга ката башлаган, үзләре бик нык туңганнар иде, – дип сөйли заказник директоры Руслан Мәннапов.
Әлеге кош балалары соң чыгарылганлыктан, әниләре белән бергә җылы якка очарга ныгып җитмәгән булганнар.
–Гомумән, аккошлар соры каурые агаргач кына оча алалар. Болар карап торышка да бик яшь, әле ныгымаганнар да, – ди Руслан Ромель улы.
Җитәкче аккош балаларын өйгә алып кайты тәрбияли. Хәзер инде алар элекке хәлләренә кайтканнар.
–Әмма аларны өй шартларында тәрбияләргә ярамый. Шуңа күрә без аларны шушы көннәрдә Ижауга уңайлыклар булган база-зоопаркка илтәбез, – ди Руслан Мәннапов.
Бу кошлар ысылдык аккошлар (лебедь шипун) төренә керә. Алар 13-15 килога кадәр үсә. Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Әгерҗе егете уйный торган Россия җыелма командасы Канадада икенче җиңүен яулады
Бу көннәрдә Канадада хоккей буенча Дөнья Кубогы ярышлары бара.
(Әгерҗе, 11 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Анда Россия яшүсмерләр җыелма командасы составында Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев та катнаша. Максим – командада Татарстаннан сайлап алынган бердәнбер спортчы.
Беренче уенда россиялеләр Канада (Көнчыгыш) спортчыларын 3:5 белән җиңүгә ирештеләр. Бүген төнлә Россия командасына Чехиядән килгән яшьтәшләре белән очрашырга туры килде. Әлеге уенда да Россия хоккейчылары сынатмады, 4:2 исәбе белән җиңү яулады.
Әлеге уенны интернеттан күзәткән спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов менә нәрсәләр сөйләде:
–Уен бик киеренке барды. Россия хоккейчылары өчен ике уен рәттән авыргарак туры килде. Беренче периодта чехлар яхшырак уйнаган кебек тоелды. Әмма безнекеләр дә сынатмады. Нәтиҗә – сөендерерлек: 4:2, – диде ул.
Ярышлар түбәндәгечә дәвам итә:
13 декабрь иртәнге сәгать 5тә Россия – Канада (Көнбатыш).
15 декабрь төнге сәгать 12дә Россия – АКШ.
Уеннарда Максим Грошев һәм Россия командасына көч бирик!
Әгерҗенең иң яхшы комбайнчыларына бозаулар тапшырылды
“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Радик Мәүлиев урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләргә вәгъдә биргән иде.
(Әгерҗе, 10 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Бу атнада иң күп бөртеклеләр суктырган өч комбайнчыга тере бүләк – бозаулар тапшырылды.
Быелгы урак вакытында 2063 тонна ашлык суктырып район күләмендә беренче урын яулаган Тирсә комбайнчысы Илнар Садыйков 400 килолы бозауга лаек булды. Икенче урында – 1821 тонна ашлык җыйган Биектау егете Алексей Красильников. Аңа 350 килолы бозау тапшырылды. 1718 тонна бөртеклеләр суктырып өченче урын алган Көчектән Нияз Хуҗинга бүләккә 300 килолы бозау бирелде. Радик Рәшитович комбайнчыларга олы хөрмәтен белдерде.
–Яшь кенә булуыгызга карамастан, чын җир уллары булганыгыз, кызу һәм һәр минут кадерле чорда көнне төнгә ялгап эшләгәнегез, бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алуда зур тырышлык куйганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, – диде ул егетләрнең кулларын кысып.
Әгерҗедә иң дус сыйныфны ачыкладылар
Әгерҗедә “Иң дус сыйныф“ исемле район бәйгесе узды.
(Әгерҗе, 8 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Ул өченче тапкыр үткәрелә. 2016 елда әлеге исемне 1нче гимназия әти-әниләре һәм укучылары яулап, республика бәйгесендә икенче урын алган булсалар, 2017 елда Татарстан күләмендә узган бәйгедә катнашу хокукы 2нче мәктәпкә бирелгән иде. Алар республикада дүртенче урын алдылар.
Быелгы бәйгедә җиде мәктәптән иң актив сыйныфлардан әти-әниләр, укучылар сыйныф җитәкчеләре белән җиңү өчен җан аттылар. Шәһәр мәктәпләре арасында 1нче гимназия, 3нче һәм 4нче мәктәпләр, авыллардан Тирсә, Сарсак-Омга, Девятерня һәм Кичкетаң мәктәпләре.
Алар төрле биремнәрдә осталыкларын күрсәттеләр, үзләренең бердәм, дус, креатив, сәләтле икәнлекләрен исбатладылар.
Өченче урынны Сарсак-Омга лицееның 6нчы, икенче урынны Тирсә мәктәбенең 8нче, беренче урынны 1нче гимназиянең 8нче сыйныфы укучылары, әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре яулады. 1нче гимназия район данын республика бәйгесендә яклаячак. Алар 2016 елда да республикада икенче урын яулаганнар иде.
Әгерҗе һәм Ижау мөгаллимнәре Лев Толстой елын йомгаклауга багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар
Балалар иҗаты йортында узган “Лев Толстой – йөз елдан соң караш“ дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә рус теле мөгаллимнәре генә түгел, география, тарих, башлангыч сыйныф, инглиз, татар теле укытучылары катнашты.
(Әгерҗе, 7 декабрь, “Татар-информ“, Екатерина Самсонова).
Әгерҗе районы һәм ут күршеләребез Ижаудан килгән мөгаллимнәрне фойеда ук 1нче гимназия укучылары төрле уен коралларында классик көйләр уйнап каршы алдылар. Толстой чоры актлар залында тулысынча ачып бирелгән иде. Биредә шәһәр мәктәпләре һәм Сарсак-Омга лицее укучылары һәм мөгаллимнәре Толстой әсәрләре геройларын тәкъдим иттеләр. Шунда ук укучыларның тематик эшләреннән ясалган күргәзмә белән дә танышырга була иде.
Педагоглар өч секциядә эшләделәр. Аларның эзләнү эшләре язучының әхлакый дөньясын, җәмгыять һәм педагогик эшчәнлеген ачуга, хатын-кыз, яшь буын образлары бирелешенә һәм башкаларга багышланган иде. Төрле секцияләрдә Исәнбай һәм 2нче мәктәпләрнең рус теле һәм әдәбиятлары укытучылары Эльвира Сундукова, Ольга Костенкова, Иж-Бубыйдан инглиз теле мөгаллимәсе Эльмира Мәннапова җиңү яуладылар. Алар Мактау грамоталары һәм Акыллы Ябалак сыны белән бүләкләнделәр. Чараның сценариен язган һәм бик күп район чараларын уздыруга ярдәм итүче Сарсак-Омга лицее педагогы Флүрә Зариповага да Акыллы Ябалак сыны тапшырылды.
Әгерҗе ханымнары – “Безнең заман геройлары“
“Безнең заман геройлары“ республика премиясен тапшыру тантанасында мактаулы исемгә лаек унөч татарстанлы арасында Әгерҗедән Аидә Богатырева һәм Земфира Михайлова да бар.
(Әгерҗе, 7 декабрь, “Татар-информ“, Дания Абзалиева).
Әлеге ханымнарга бу исем суга баткан нәни кызны коткарганнары өчен бирелде.
– Быелның 15 сентябре – шимбә көнне гомер онытасым юк. Мин ул көнне өй җыештыра идем. Олы улыбызны чүп түгәргә чыгарып җибәрдем. Улым йөгереп керде дә суга бала батуы хакында әйтте. Ул арада урамнан да ярдәм сораган тавышлар ишетелә башлады, – дип сөйли Аидә Богатырева. – Мин шунда ук чыгып йөгердем. Йортыбыздан ерак түгел агучы елгага йөзтүбән капланган баланы күреп, суга ташландым. Без Заводская урамында яшибез. Земфира – безнең күрше. Әлеге тавышларны ишетеп ул да йөгереп чыккан булган. Икебез бергәләп баланы тиз-тиз судан чыгардык та ишегалдына алып кереп киттек. Ул чакта бала зәңгәрләнгән, пульсы да юк иде.
Тиз-тиз генә юеш киемнәрен салдырып одеялга төрдек һәм шунда ук ясалма сулыш ясый башладык. МЧС машинасы килгәндә ул яңа гына тын ала башлаган иде...
– Барысы да ничектер бик тиз килеп чыкты. Бернинди икеләнү, югалып калу да булмады. Чынлап торып ни булганын шәхсән мин үзем кичен генә аңладым. Миңа калса, безнең урында башка кеше булса да нәкъ шулай эшләр иде, – дип кушыла Земфира.
Удмуртиянең бер авылыннан Әгерҗенең Трудовая урамына әбиләренә кунакка килгән кызның гомере, әнә шулай, әлеге ханымнарның уяулыгы, җитезлеге, тәвәккәллеге аркасында коткарып калына.
–26 ноябрьдә өч яше тулган нәни кызчыкны бик яратабыз. Әбиләренә кунакка килгәндә күргән саен аның исән-сау булуына сөенәбез, – диләр Аидә белән Земфира.
“Безнең заман герое“ билгесен, Диплом һәм бүләкләрне аларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тапшырды.
– Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар дип юкка гына әйтмиләр. Киләчәктә мондый батырлык эшләр өчен күңелсез сәбәпләр азрак, ә изге гамәл кылу өчен теләк күбрәк булсын иде, – дип ассызыклады ул.
– Бу ханымнарны, чын мәгънәсендә, рухи яктан көчлеләр дип атарга мөмкин. Көтелмәгән хәлдә югалып калмаганыгыз, югары гражданлык позициясенә ия булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – дигән сүзләр белән район башлыгы Валерий Макаров та район Советы сессиясендә әлеге батыр ханымнарга Рәхмәт хатлары тапшырган иде.
Әгерҗедә ел тәрбиячесен ачыкладылар
Әгерҗедә “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең финалы узды.
(Әгерҗе, 5 декабрь, “Татар-информ“, Асия Корбангалиева).
Анда 1нче, 3нче, 5нче, 8нче, Кырынды, Кичкетаң балалар бакчаларыннан Аксана Шиһапова, Наталья Сәитова, Оксана Усманова, Елена Дериглазова, Рәфинә Сабирҗанова, Сәрия Саматова катнаштылар.
Алар дәрәҗәле жюри алдында мастер-класс күрсәттеләр. Беренче, икенче турда һәм финалда иң югары баллар җыйган 8нче балалар бакчасыннан Елена Дериглазова җиңү яулады һәм “Ел тәрбиячесе“ исеменә лаек булды. Югары квалификацияле тәрбияченең хезмәт стажы 34 ел. Аңа район мәгариф җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды. Елена Алексеевна Чаллыда зона этабында катнашачак.
Ә призлы урыннарны Кичкетаңнан Сәрия Саматова һәм 5нче бакчадан Оксана Усманова алдылар.
Әгерҗе егете Канадада Дөнья Кубогы ярышларында катнаша
Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев Россия яшүсмерләр җыелма командасы составында хоккей буенча Канадада узачак Дөнья Кубогы ярышларында катнашачак.
(Әгерҗе, 5 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
2008 елда Әгерҗедә Боз сарае ачылгач, Максим беренче көннән үк биредә хоккей секциясенә йөри башлаган иде. “Спутник“ командасы, ул елларда республика күләмендәге ярышларда катнашып, зур җиңүләр яулады.
Максим соңыннан Түбән Каманың “Нефтехимик“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнде. Узган сезонда “Нефтехимик-2001“ командасы, төбәкара этапта җиңү яулап, 17 яшькә кадәр яшүсмерләр командалары арасында Россия беренчелегенә узган уеннарның финалында катнашу хокукы алды. Ул ярышларда Әгерҗе хоккейчысы турнирның “Иң яхшы уенчысы“ исемен яулады.
Быелдан башлап Максим Грошев Түбән Камада “Реактор“ яшьләр хоккей клубында уйный. Команда лидеры булган һөҗүмче Грошевны Дөнья Кубогы уеннарында катнашу өчен Россия яшьләр җыелма командасы составына алдылар. Әгерҗе егете – яшьләр хоккей лигалары арасыннан җыелган 28 уенчы арасында әлеге командада Татарстаннан бердәнбер хоккейчы. Уенчылар Новогорск шәһәрендә тренировкаларын төгәлләделәр инде. Шушы көннәрдә алар Канадага кузгалалар. Әлеге илнең Бонневиль шәһәрендә 9-15 декабрьдә Дөнья Кубогы ярышлары көтә аларны. Спорт күгендә якты йолдыз булып балкучы Әгерҗе егетенә җиңүләр юлдаш булсын!
Әгерҗе районында егетләрне армиягә чиккән кулъяулыклар белән озаталар
Борынгыдан килгән әлеге традицияне быел Кадыбаш авылында яңартканнар.
(Әгерҗе, 30 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
–Узган ел авылыбыздан армиягә китүче егетләр булмады. Ә менә быелгы көзге чакырылышта ике егет солдат каешы буачак дигәч, аларны истә калырлык, матур итеп озатасы килде, – ди Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Сибатова.
Авыл кызлары кулъяулыклар чиккәннәр, шәһәрдә укучы студентлар концерт әзерләгәннәр. Армиягә китәсе көнне булачак солдатлар Илнар Хуҗин һәм Ильяс Кәлимуллинны Мәдәният йортына чакырганнар. Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов, егетләргә уңышлы хезмәт, аларның якыннары янына исән-сау кайтуларын теләп, бүләкләр тапшырган.
Аннан егетләрнең әти-әниләре, дуслары, туганнары иң изге теләкләрен җиткергәннәр. Кызлар матур җырлар бүләк иткәннәр. Иң матур һәм истәлекле бүләк – үз куллары белән чиккән кулъяулыклар тапшырганнар.
Аннан егетләрнең өйләрендә солдат озату ашлары гөрләгән. Соңыннан клубта дискотека булган һәм бар авыл җыелышып аларны Әгерҗедәге хәрби комиссариатка озатканнар.
Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган уку йортлары педагоглары Әгерҗе районы укучылары белән очраштылар
Ел саен Казан дәүләт аграр университеты һәм ветеринария медицинасы академиясе мөгаллимнәре, Әгерҗе районына килеп, чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар уздыралар. Аның быелгысы Көчек мәктәбе базасында Көчек, Тирсә, Сарсак-Омга, Кичкетаң укучылары катнашында узды.
(Әгерҗе, 29 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Моннан ике ел элек әлеге мәктәптә авыл хуҗалыгы уку йортлары педагоглары белән узган очрашу вакытында Көчектән Рөстәм Галиуллин аграр университетка керергә теләге барлыгын әйткән иде. Рөстәмнең хыялы тормышка ашты. Ул, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, әлеге уку йорты студенты булды. Икенче курс студенты Рөстәм белән телефон аша элемтәгә чыгып, укуы, шөгыльләре турында сораштык:
–БДИны ничек тапшырырмын, балларым җитмәсә укырга керә алырмынмы дигән курку көчле булгандыр, без районнан максатчан юллама алуны кулайрак күрдек. Имтихан балларым югары булды. Әмма юллама алганыма да үкенмим. “Целевик“ларга ай саен 10 мең сум стипендия бирәләр, шуңа өстәп уку йортыннан да 2300 сум түлиләр. Максатчан юллама белән укуның төп шарты – диплом алганнан соң яшь белгечнең туган районына кайтып өч ел эшләве. Мин анысыннан курыкмыйм. Туган авылым Көчеккә кайтып агроном булып эшләү – төп хыялым, – ди Рөстәм.
–Югары белемле яшь белгеч районга кайткан очракта 300 мең сум күләмендә “подъемный“ алачак. Әгәр урта һөнәри белемле икән, 160 мең сум бирелә. Шулай ук бер ел дәвамында югары белемлеләргә хезмәт хакына өстәп 10 мең сум, урта һөнәри белемлеләргә 6 мең сум түләнәчәк, – дип таныштырды укучыларны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Сабиров.
Безнең районнан башкалада әлеге уку йортларында белем алучы студентлар бар. Аларны районга көтәләр. Чөнки бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагына агрономнар, ветеринарлар, зоотехниклар, инженерлар җитми.
Әлеге бай тарихлы уку йортлары педагоглары Гүзәл Фәссахова, Фәрит Нургалиев үзләре белем бирә торган уку йортларының өстенлекләре, БДИны нинди фәннәрдән тапшырырга кирәклеге турында сөйләделәр һәм районыбыз укучыларын Казанга – авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган ВУЗларга укырга керергә чакырдылар.
Әлеге уку йортлары студентлары да бу көнне укучылар алдында чыгыш ясадылар.
–Мин кечкенә чакта үземне ветеринар итеп күз алдыма да китерми идем. Хайваннарны яратуым көчле булгандыр, әлеге белгечлекне сайладым. Бик теләп, күңел биреп укыйм. Дөрес, укуы җиңел түгел. Әмма вакытны дөрес бүлсәң, барысына да өлгерергә була. Безнең уку йорты янында бөтен нәрсә кул сузымында гына: тулай торак та, стадион да, кинотеатр да. Укудан тыш вакытта спорт белән шөгыльләнергә була. Күңел ачасың, ял итәсең килсә дә мөмкинлекләр җитәрлек, – диде өченче курс студенты Анастасия.
Көчек егете Рөстәм дә укудан тыш спорт белән шөгыльләнгәнен, кул көрәше буенча төрле ярышларда катнашканлыгын әйтеп сөендерде.
–Хәзерге вакытта унберенчеләр алдында БДИга әзерләнү белән бергә нинди һөнәр сайларга дигән сорау да тора. Ә һөнәр сайлаганда аеруча ныклап уйларга кирәк. Ул – сезнең киләчәгегез. Бөтен гомерегезне сез шул һөнәргә багышлаячаксыз. Шуңа күрә аек фикер йөртегез, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз белән киңәшләшегез, – диде район мәгариф идарәсе методисты Рәсимә Гыйльметдинова укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Әгерҗенең физик мөмкинлекләре чикле егетләре пьедесталга күтәрелде
Мамадышта физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында узган кул көрәше ярышында Әгерҗедән дә каты куллы егетләр катнашты.
(Әгерҗе, 26 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Бәйгедә барлыгы 14 командадан 70 спортчы көч сынашты. Әгерҗедән 55 һәм 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында Ленар Галиев һәм Алмаз Вәлиуллин беренче урыннарны яуладылар. Аларга медальләр, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Әгерҗенең иң яшь тренеры – республика бәйгесендә җиңүче
“Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры“ республика смотр-бәйгесенә йомгак ясалды.
(Әгерҗе, 23 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
2018 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яшь тренер“ номинациясендә Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Грайр Аркелян җиңү яулады.
Грайр спорт мәктәбендә яшүсмерләрне кул сугышы серләренә өйрәтә. Үзе дә әлеге спорт төре буенча бик күп уңышларга ирешкән, Дөнья чемпионатында икенче урын яулаган тренерның шәкертләре дә республика, төбәкара, Россия күләмендәге бәйгеләрдә бер-бер артлы җиңү яулыйлар. Хәзерге вакытта да Грайр Аракелян бер төркем спортчылар белән Мәскәүдә ярышта.
Әгерҗенең унсигез спортчысында – медальләр
Удмуртиянең Можга шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында алты төбәктән барлыгы 350 кул сугышы белән шөгыльләнүче яшь спортчылар катнашты.
(Әгерҗе, 18 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
22 команда арасында Әгерҗедән “Балалар иҗаты“ йорты тренеры Рөстәм Майоров шәкертләре 18 медаль яуладылар һәм команда буенча икенче урынга чыктылар.
Менә алар: беренче урында – Таҗиева Анастасия, Кулагин Тимур, Мөстәхимова Аделина, Гаврилов Ислам, Зорина Снежана, Чернов Александр, Солтанова Галина, Трейдин Адам.
Икенче урында – Шакиров Тимур, Кондаков Евгений, Маркитонова Валерия, Әхмәтҗанов Илназ.
Өченче урында – Хәйруллин Әмир, Иванова Динә, Латыйпов Ратмир, Тукмачев Тимур, Хәсәнов Данил, Билалов Айнур.
Җиңүчеләр медаләләр һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр.
Бүген Әгерҗедә “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз бүлмәсе ачылды
Әлеге бүлмәне алар “Лукойл“ компаниясе оештырган проектта җиңгән 300 мең сумлык грант акчасына эшләгәннәр.
(Әгерҗе, 18 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
“Могҗизалы тоз кисәкләре“ дип аталган бүлмәне ачу тантанасында район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова катнаштылар.
–Без сезнең моңа кадәр дә төрле проектларда катнашып җиңү яулавыгыз турында ишетеп белә идек. Монысы райондашлар өчен тагын да файдалы булган, – диде “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Валерий Владимирович коллективка Рәхмәт хаты һәм сертификат тапшырганда.
Тантанада проект авторы – социаль педагог Любовь Белослудцевага олы рәхмәтләрен җиткерделәр җитәкчеләр.
–Мин бу проект белән өч ел рәттән катнаштым. Әгерҗедә мондый тоз бүлмәсе күптән кирәк иде. Аның сәламәтлеккә никадәр файда китерүе турында бик күп укырга, эзләнергә дә туры килде миңа. Ниһаять, җиңү елмайды, – диде ул.
–Бүлмәне эшләгәндә бик күп пробелмалар белән дә очраштык. Әмма дус, бердәм коллективыбыз белән без аларны бик җиңел генә хәл иттек. Алтын куллы хезмәткәрләргә олы рәхмәт, – диде “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина.
Бу көнне бүлекнең машина йөртүчеләре Алексей Игваев, Илнур Шакиров, җитмеш төрле һөнәр белүче Юрий Шайбаков район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм тоз бүлмәсенә бушлай керү өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.
“Мир-Строй“ ширкәте директоры Али Ибраһимов та буш кул белән килмәгән иде. Ул бүлмәгә музыкаль үзәк бүләк итте.
Аннан җитәкчеләр тоз бүлмәсенә уздылар. Тоздан ясалган бүлмәдә беренче тапкыр процедура үтүче күпбалалы Светлана Абсадыева гаиләсе дә сертификатка лаек булды.
–Балаларга да, үземә дә бик ошады, рәхмәт сезгә, – диде Светлана ханым.
Әлеге бүлмә белән янәшә гардероб, бәдрәф тә ясаганнар. Ял итү бүлмәсе дә бар. Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре якын киләчәктә массаж һәм ингаляция ясый торган кабинетлар булдыру турындагы хыялларын да әйттеләр.
Әгерҗедәге сайлау участокларында лотерея уйнаталар
Бүген Әгерҗе районындагы сайлау участокларына тавыш бирергә килгән һәркемгә зур игътибар күрсәтелә.
(Әгерҗе, 18 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Әгерҗедәге участокларда район кулланучылар җәмгыятенең аш-су осталары әзерләгән камыр ризыклары белән чәй эчәргә мөмкин.
Сайлау участокларында Боз сараена, “Олимп“ спорт комплексына, әлеге спорт оешмаларындагы тренировка залларына, тоз бүлмәсенә бару өчен сертификатларга лотереялар да уйнатыла.
–Мин Боз сараенда бушлай тимераякта шуу өчен лоторея оттым. Сөенечемнән кош тоткандай сөендем, – диде Әгерҗедә яшәүче Гөлназ ханым.
Аның кебек бүген бик күпләргә бүген бәхет елмаячак.
Бүген Әгерҗедә ике урында ярминкә гөрли
Бүген, үзара салым буенча референдум узган көндә, Әгерҗенең Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты каршында һәм үзәк урамда ярминкәләр гөрли.
(Әгерҗе, 18 ноябрь, “Татар-информ“, Асия Корбангалиева).
Заводская урамындагы ярминкәгә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте хезмәтчәннәре тана һәм дуңгыз итләре, ашлык алып килгәннәр.
–Ярминкәнең без яши торган аскы өлештә дә оештырылуы әйбәт булган. Тана итенең бәясе 280 сум гына, егерме кило алдым, – диде референдумнан кайтканда иң беренче булып ит белән сату итүчеләр янында тукталган Инсаф Галиев.
–Касай хезмәтчәннәре алып килгән ит һәрвакыт бик тәмле була. Ярминкәгә чыксам, турыга алар янына барам. Бүген ит тә, берәр кило бавыр һәм үпкә дә алдым. Бавырның килосы – 200, үпкәнеке 150 сум гына, – диде Раилә Тавафиева.
Кодаштан килгән Рафилә Муллина әгерҗелеләргә пиннекләр тәкъдим итте. Каен пиннегенең пары – 80 сум ә артыш, ак чыршы, имәннеке 100 сум. “Минем кулым гел җиңел була” дип Гүзәл Юзеева иң беренче сатып алучы булды.
Ярминкәдә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте килосы 9 сумнан бодай, 8 сумнан арпа, 7 сумнан солы да саттылар.
Шәһәрнең өске өлешендә – К.Маркс урамындагы ярминкәдә дә иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык сизелә иде. Халык референдумга барганда да, кайтканда да авыл уңганнары алып килгән әйберләр янында тукталды. Биредә итнең ниндие кирәк, шундыен сайлап алырга була иде. Көчектән килгән Рәхилә Шакирова күп итеп казлар алып килгән.
– Казның килосы 400 сум. Казлары бик әйбәт. Мин өч түшкә алдым, – ди Венера ханым.
Салагыштан Гүзәлия Мөдәрисованың тавыклары да бик шәп күренә. Аның янында да сатып алучылардан чират тезелде. Раилә ханым Гыйльфанова да үз чиратын көткәндә ярминкәләргә бик теләп йөрүен, оештыручыларга һәм сатучыларга рәхмәтле булуын әйтте. Салагышлылар алып килгән артыш, камыр, шомырт һәм нарат, кара, мүк җиләкләре, җитен мае белән дә кызыксынучылар күп булды.
Тирсәдәге “Авылдаш” ширкәтенең сөт ризыкларын, Иж-Бубый уңганнары Трейдиннар үстергән кәбестәне дә күпләп сатып алдылар.
Сегодня в Агрызском районе проходит референдум и дополнительные выборы
На сорока трех избирательных участках района (16 из них – в Агрызе) идет референдум по вопросу самообложения. В Агрызских одномандатных избирательных округах №10 и №13, а также в Кадряковском одномандатном избирательном округе №1 проходят дополнительные выборы депутатов представительных органов.
(Агрыз, 18 ноября, “Татар-информ“, Миляуша Ягъфарова).
Избирательные участки открыли свои двери в 7 часов утра. На 471 участок первой пришла железнодорожница Елена Шаймарданова.
– Я каждый год участвую в референдуме и считаю это своим долгом, – говорит она.
После нее проголосовала сотрудница отделения скорой медицинской помощи ЦРБ Лейсира Закирова.
– Я каждый день хожу на работу с нижней части города, – рассказывает она. – Прохожу по два километра туда и сюда. Мне ли не заметить, как Агрыз с каждым годом преображается, хорошеет? И не проголосовать в этот день я просто не могу!
На 469 участке в рамках референдума должно проголосовать 874 избирателей, а в рамках выборов – 96. В утренние часы пока еще не так оживленно. Но члены комиссии уверены:
– К 10 часам народ должен активироваться.
На 468 участке к этому времени проголосовало уже 10 человек. Всего здесь должен проголосовать 951 избиратель. 19 уже проголосовали досрочно.
Одной из первых пришла 72-летняя Клара Гайнутдинова.
– Мы жили в трудные времена. Пережили перестройку, кризисы. Сейчас, слава Богу, живем хорошо. В магазинах все есть, город молодеет, – говорит она. – Хочется, чтоб он был еще краше.
Врач Аделя Нафикова голосовала на 467 участке. Она считает:
– Раз мы выбрали для проживания город Агрыз, то хотим, чтобы он был благоустроенным, чтобы наши дети гордились своей малой родиной.
А избирательные участки продолжают принимать своих избирателей. Сегодня они будут работать до 20 часов.
Бүген Әгерҗе районында кырык өч участокта референдум уза
Бүген Әгерҗе районында – 43, шул исәптән Әгерҗенең үзендә 16 участокта үзара салымга кагылышлы референдум уза.
(Әгерҗе, 18 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Өч округта – Әгерҗедә 10нчы һәм 13нче бермандатлы сайлау округы буенча “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советына, 1нче бермандатлы сайлау округы буенча Кадрәк авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар да үтә.
Сайлау участоклары үз ишекләрен иртәнге сәгать 7дә ачты.
471нче сайлау участогына иң беренче булып тимер юл предприятиесендә эшләүче Елена Шәймәрданова килде.
–Һәр елны референдумда катнашуны үземнең бурычым итеп саныйм, – диде ул.
Аның артыннан ук ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә эшләүче Ләйсирә Закирова да сайлау участогына килде.
–Туган Әгерҗебезнең елдан-ел матурлануы – күз алдыбызда. Мин шәһәрнең аскы өлешеннән ике чакрым җәүяләп көн саен эшкә менәм. Соңгы елларда күп эшләр алып барылуына бик сөенәм, – диде ул.
469нчы участокта референдумда – 874, сайлауларда 96 кеше катнашырга тиеш. Иртәнге сәгатьләрдә биредә бераз сүлпәнлек сизелсә дә, комиссия әгъзалары “сәгать уннарга таба әгерҗелеләрнең күпләп килүен көтәбез“, диделәр.
Ә менә 468нче участокта бу вакытка инде ун кеше тавыш биреп өлгергән иде. Барлыгы 951 әгерҗеле катнашырга тиеш. Шуларның 19ы алдан тавыш биргән. Иң беренчеләрдән булып килгән 82 яшьлек Клара әби Гайнетдинова “бик авыр заманнарда үскән буын бит без. Хәзерге тормышка шөкер итеп куанып яшисе. Референдумда катнашуны үземнең бурычым дип саныйм“, диде.
467нче участокта тавыш биргән табибә Адилә Нәфыйкова да “гомер итү өчен Әгерҗене сайлаганбыз икән, без аның, әлбәттә, матур һәм төзек булуын телибез. Үсеп килүче балаларыбыз да туган шәһәрләре белән горурланып үссеннәр өчен тырышабыз, – диде.
Сайлау участоклары бүген кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк.
Әгерҗе һәм Кече Пурга җитәкчеләре спортта сыналды
“Олимп“ спорт комплексында Әгерҗе районы һәм Кече Пурганың муниципаль хезмәткәрләре спортта сыналдылар.
(Әгерҗе, 16 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
–Бу очрашуга берничә ел элек нигез салынган иде. Ул вакытта Кече Пургада волейбол уйнадык. Бик матур, күңелләрдә сакланырдай уен булган иде ул, – ди спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов. – Һәм әлеге очрашуны быел да яңартырга булдык.
Ике район башлыклары Валерий Макаров, Сергей Юрин һәм аларның спорт белән дус командалары, бу көнне берничә генә сәгатькә булса да эшләрен онытып, бар күңелләрен спортка бирделәр.
Башта командалар волейбол мәйданында очраштылар. Мавыктыргыч уенда һәр команда җиңү өчен тырышты. Әгерҗелеләр, ут күршеләребездән өстен чыгып, 3:0 исәбе белән җиңү яуладылар.
Йөзүдә дә осталыкларын күрсәттеләр җитәкчеләр. Эстафета ярышында беренче этапта Кече Пурга командасы вәкиле алга чыкты. Икенче этапта район мәдәният бүлеге Марс Гатауллин араны бик күпкә кыскартты һәм алга таба да әгерҗелеләр җитезлекләре белән сокландырды. Нәтиҗәдә, безнекеләр беренче урын яуладылар.
Әлеге очрашудан, уеннардан һәркем канәгать калды. Бу матур традицияне алга таба да дәвам итәргә дигән уртак фикергә килделәр.
Әгерҗенең яшь спортчылары кул сугышы ярышында егерме җиде медаль яулады
Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә Удмуртия беренчелеге һәм Чемпионаты беренчелегенә кул сугышы буенча ярыш узды.
(Әгерҗе, 12 ноябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).
Анда Әгерҗе яшүсмерләре 27 медаль яулады. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Грайр Аракелян шәкертләре үз үлчәү категорияләрендә түбәндәге урыннарга лаек булдылар. Беренче урында – Тимур Әхмәтханов, Рамазан Гәрәев, Индира Зарипова, Дарья Лукьянченко, Артур Нуретдинов; икенче урында – Нарина Сергеева, Айдар Рәхимов, Тимерхан Гөлданаев, Ранил Гыйззәтуллин, өченчедә – Тимерлан Ибраһимов, Рөстәм Сәлимгәрәев.
“Балалар иҗаты йорты“ тренеры Рөстәм Майоров кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар да пьедесталга күтәрелделәр. Беренче урында – Адам Трейдин, Валерия Маркитонова; икенчедә – Данил Хәсәнов, Александр Чернов, Максим Ерусланов, Тимур Кулагин, Артур Капилов, Анастасия Таҗиева, Диана Иванова, Дамир Зәйнетдинов; өченчедә – Евгений Кондаков, Эмиль Хәйруллин, Адил Майоров Даниил Артамонов, Снежана Зорина, Галина Солтанова.
Әгерҗе районында хоккей тартмасын ремонтладылар
2007 елда “Татнефть“ оешмасы Тирсә авылына хоккей тартмасы бүләк иткән иде. Анда яшьләр бик теләп хоккей уйнадылар, турнирлар оештырдылар, ярышларга йөрделәр.
(Әгерҗе, 12 ноябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).
Еллар узу белән хоккей коробкасы искерде, соңгы биш елда бөтенләй уйнамас хәлгә килде. Анда боз катыру да мөмкин булмый башлады.
Быел Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров район җитәкчелегенә мәйданчыкка асфальт җәюдә булышлык күрсәтүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Валерий Макаров әлеге тәкъдимне хуплады. Ә “Брус“ ширкәте юл төзүчеләре мәйданчыкка вак таш җәеп, асфальт түшәп куйдылар. Спорт ветераны Сирень Галиуллин, аның улы Марат авылдашлары Азат Ганиев, Фидаил Гозәеров, Айрат Хәлилов ярдәме белән коробканың бортларын ремонтладылар.
Әнә шулай, уртак тырышлык белән хоккей мәйданчыгы тәртипкә китерелде.
Быел Тирсә хоккейчылары яңадан яраткан уеннары белән шөгыльләнә алачаклар. Үсеп килүче буын арасында да әлеге уенны үз итүчеләр булуы сөендерә.
Әгерҗе көллияте туксан еллык юбилеен бәйрәм итте
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалы (элекке 27 училище) әлеге уку йортының 90 еллык юбилеен билгеләп үтте.
(Әгерҗе, 12 ноябрь, “Татар-информ“, Асия Корбангалиева).
“Авангард” яшьләр үзәгендә узган чарада район җитәкчеләре, база предприятиеләреннән вәкилләр һәм җитәкчеләр, педагогика ветераннары, филиал хезмәткәрләре, Түбән Кама көллиятеннән директор Сергей Титов җитәкчелегендә делегация катнашты.
Юбилей тантанасы вакытында бәйрәм кунаклары үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, уку йортының данлы эшләре турында сөйләделәр. Эштә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Көллиятнең производствога өйрәтү мастеры Язгөлем Гыймазетдинова, укытучылар һәм укучылар тамашачыларны матур концерт номерлары белән сөендерделәр.
–Очрашу тантаналы, күңелләргә үтеп керерлек матур узды. Озак еллар биредә эшләгән ветераннар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады, – диде педагогика ветераны Любовь Молчанова.
Әгерҗенең “Спутник“ командасы – республикада беренче
Әгерҗенең моңа кадәр йөзләгән яшь спортчыны кабул иткәне булмагандыр. Көзге каникул вакытында 16 районнан килгән футболчылар Әгерҗене җанландырып җибәрделәр. Алар “Олимп“ спорт комплексында өч көн дәвамында мини футбол буенча республика беренчелеге ярышларында сыналдылар.
(Әгерҗе, 7 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Казан, Баулы, Әлки, Арча, Актаныш, Мамадыш, Зәй, Менделеев, Минзәлә, Норлат, Алабуга һәм башка командалар белән бергә Әгерҗедән тренерлар Алексей Колчин һәм Илдар Идиятов кул астында шөгыльләнүче 2009-2010 елгы малайлар да футбол кырына чыктылар. Алексей Владимирович шәкертләре ике командага бүленеп уйнадылар. Илдар Рәмис улының да малайларның “Олимп“ һәм кызлар командалары җитезлектә һәм осталыкта сыналдылар.
ФУТБОЛ УЙНАП ҮСТЕК БЕЗ ДӘ
Район башлыгы Валерий Макаров, уеннарга старт бирелгәнче яшь спортчыларны сәламләп, аларга матур уен, уңышлар теләде.
–Сезгә карагач, үземнең малай чагым искә төште. Минем дә нәкъ сезнең кебек яшьтә футбол, волейбол иң яраткан спорт төрләрем иде. Ул чаклар ерак үткәндә калса да, мин хәзер дә спорт белән шөгыльләнергә яратам. Сез дә футболны ташламагыз, көчле, оста, җитез спортчылар булып үсегез, – диде ул.
Валерий Владимировичка символик тупны капкага кертү хокукы бирелгәннән соң, футбол кырына бер-бер артлы командалар чыкты. Шулай итеп, мавыктыргыч уеннар башланды.
ҺӘРКЕМ ҖИҢҮ ӨЧЕН ҖАН АТТЫ
Әгерҗе малайлары өч көн футбол белән генә яшәделәр. Алар өчен әти-әниләре, дуслары да көч бирде. Беренче көнне үк Алексей Колчин шәкертләре – “Спутник“ командасына Баулы, Арча, Мамадыш уенчылары белән сынашырга туры килде. Малайларга афәрин! Алар бер генә командага да үзләрен җиңәргә ирек бирмәделәр. Мамадыштан килгән көндәшләрен хәтта 5:0 исәбе белән тар-мар иттеләр. Футбол кырында үзләрен ышанычлы тотулары, бер-берсен тоеп уйнаулары сокландырды. Һәр уеннан соң тренерның анализ ясавы, өстәмә күнекмәләр уздыруы да ярдәм иткәндер. Әнә шулай, беренче көнне үк күтәренке кәефтә таралыштылар “Спутник“ уенчылары.
–Улым Матвей, ул уйный торган “Спутник“ командасы өчен җан атам. 9 гына яшь булса да, Матвей дүртенче ел футболга йөри. Ул әлеге спорт төреннән башка яши дә алмый инде. Җәен көннәрне стадионда уздыра, уку башлангач та бер генә тренировканы да калдырмый. Мостафиннар – Әгерҗедә танылган футболчылар. Матвей – шуларның дәвамчысы, – диде улының уңышларына чын күңелдән сөенеп Светлана ханым.
Җәй көне командалары белән Сочида Россия тимер юл транспорты хезмәткәрләре арасында узган ярыштан көмеш медаль яулап кайткан тәҗрибәле футболчы Ильяс Хөснетдинов та яшь спортчыларның уеннарын башыннан ахырына кадәр бик игътибар белән күзәтте. Ул командаларга үз бәясен бирде.
–“Спутник“ башкалар белән чагыштырганда көчлерәк булуы белән аерылып тора. Алар футбол кырында бер-берсен тоя беләләр. Ә бу – уенда иң мөһиме, – диде.
“СПУТНИК“КА ТИҢНӘР ЮК
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Спутник“ командасы, өч көндә ун уенда җиңеп, финалга барып җитте. Хәлиткеч ярышта аларга Казанның Вахитов районы командасы белән көч сынашырга туры килде. Әмма башкалабыздан килгән футболчыларга да әгерҗелеләргә бирелергә туры килде. Җиңүгә омтылышлары көчле булган “Спутник“ уенчылары 2:1 исәбе белән көндәшләрен җиңде.
–Финалда Казан командасы белән уйныйсыларын белгәч, шәкертләрем бераз дулкынландылар да. Чөнки Казанда балалар бар уңайлыклар тудырылган шартларда шөгыльләнәләр, иң осталарны йөзләгән уенчы арасыннан сайлап алырга мөмкин. Әмма, ничек кенә булмасын, безнекеләр аларга караганда өстенрәк булып чыкты. Һәм без яшь футболчыларыбыз белән горурланабыз, киләчәктә аларга зур өметләр баглыйбыз, – диде Алексей Колчин.
Тренер уеннарда зур тырышлык куйган футболчыларны да атады. “Иң файдалы уенчы“ исеменә сакчы Андрей Пислегов лаек булган. Команданың җиңүендә Арсений Кумаев, Рамазан Хәкимовның да тырышлыклары зур булган.
–8-9 яшьтә генә булсалар да, бу малайларның футбол буенча тәҗрибәләре бар инде. Ә менә Искәндәр Галимҗанов, Ринат Нуриев, Никита Осипов, Рудольф Ситдыйков өчен бу – тәүге ярышлар. Алардан киләчәктә бик оста футболчылар чыгар дип өметләнәбез, – диде ул.
Тренер шулай ук футболчыларга махсус формалар юклыгын һәм спорт инвентарьлары җитәрлек булмавын да әйтте. Әгерҗе данын республика күләмендә таныткан яшь спортчыларыбызга җитәкчеләребез тарафыннан ярдәм булып, аларга бар мөмкинлекләр тудырылган шартларда шөгыльләнергә язсын дип телисе килә.
Әгерҗедә мини футбол буенча республика ярышлары старт алды
Бүген Әгерҗедә мини футбол буенча республика ярышлары старт алды.
Аларда Казан, Баулы, Актаныш, Арча, Норлат, Мамадыш, Зәй – барлыгы 16 командадан 2009-2010 елгы яшь футболчы малайлар һәм 6 командадан 2006-2007 елгы кызлар җиңү өчен җан ата.
(Әгерҗе, 2 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Бу ярышларда Әгерҗедән тренерлар Владимир Колчин җитәкчелегендә ике составта “Спутник“ һәм Илдар Идиятовның “Олимп“ малайлар һәм кызлар командалары катнаша.
Яшь спортчыларны район башлыгы Валерий Макаров сәламләде, аларга бары уңышлар, матур уен һәм җиңү теләде. Валерий Владимировичка беренче символик туп кертү хокукы бирелде.
Аннан спортчылар футбол кырына чыктылар.
Уеннар якшәмбегә кадәр дәвам итә. Анда сигез иң көчле команда көч сынашачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Бүген Бөтенроссия акциясенә кушылып әгерҗелеләр дә этнографик диктант яздылар.
(Әгерҗе, 2 ноябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Әлеге чара район китапханәсе базасында уздырылды. Анда 50дән артык райондашыбыз катнашты. Диктант язучылар арасында табиблар, укытучылар, журналистлар, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, укучылар бар иде. Бу чарада аеруча 1нче гимназия укытучыларының актив катнашты. Диктант язарга Девәтернә, Исәнбай, Тәбәрле, Красный бор кебек ерак авыллардан да килгәннәр. Аларны волонтерлар каршы алды.
Катнашучыларга 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде.
–Быел бу чара өченче тапкыр үткәрелде. Ул халкыбызның этнографик грамоталылыгын ачык күрсәтә. Сорауларга җавап бирү тирән белемле булуны таләп итә, – диде бу чараның райондагы кураторы Марс Гатауллин.
Диктант язуны иң беренчеләрдән булып тәмамлаган китапханә хезмәткәрләре Дамира Галләмова һәм Чулпан Нурмөхәммәтова сорауларның кызыклы булулары турында әйттеләр.
–Кайбер сораулар алдагы елларда да бар иде. Истә калдырырга бу бик әйбәт, – дидедәр алар.
Райондагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова кайбер сорауларга җавап биргәндә икеләнүен сөйләде. Интернеттан карап дөрес булу-булмавын бүген үк тикшереп хәтергә сеңдерәчәген җиткерде. Димәк, белемнәрне ныгыту өчен дә бик кирәкле чара бу.
Табибә Рәмзия Әбдрәшитова берничә сорауның катлаулы булуын билгеләп үтте.Тәбәрледән Илгизә Нәбиулина, Красный бордан Жанна Яковлева биремнәрне укучылар белән дә эшләп караячакларын белдерделәр.
–Әгерҗелеләр бу диктантта да активлыгы белән сөендерделәр. Халыкны тарих белән кызыксынуы, белемнәрен сынап карауга омтылышы китергән бирегә. Катнашучыларның җаваплар турында фикер алыша-алыша таралулары шуны ачык күрсәтте, – диде чараны оештыручы Эльвира Нәбиева.
Әгерҗедә булачак солдатлар спортта осталыкларын күрсәттеләр
Әгерҗе, Түбән Кама, Минзәлә районнарының армиягә китәргә әзерләнүче егетләре Әгерҗедә узган зона спартакиадасына җыелды. Алар спорт ярышларында физик яктан әзерлекләрен күрсәттеләр.
(Әгерҗе, 31 октябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Көзге чакырылыш барган вакытта булачак солдатларның спортка, армиядә кирәк булачак күнекмәләргә аеруча зур игътибар бирүләре сөендерә. “Олимп“ спорт комплексында егетләрнең гер күтәрүдә, турникта күтәрелүдә, “отжимание“, пресс ясауда, автоматны сүтеп-җыюда, аннан атуда, йөгерүдә, аркан тартуда тырышып сыналуларына, командаларын алга чыгарырга омтылуларына “афәрин“ дими, ни дисең...
Егетләрне сәламләгән, аларның илебезне иминлеген, безнең тынычлыгыбызны саклаганда уяу, көчле, нык ихтыярлы булуларын теләгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев та ярышларны күзәткәндә “үзебезнең армиягә киткәндә физик яктан нык әзерлекле булырга тырышуларыбыз искә төште“, диделәр.
Түбән Камада егетләрне солдат тормышына әзерләүгә бигрәк тә нык игътибар бирелә икән. Биредәге “Патриот“ үзәгендә булачак солдатлар нинди генә спорт төрләрендә шөгыльләнмиләр... Алар – республикада да иң-иңнәр рәтендә.
–Безнең үзәкне студентлар бигрәк тә ярата. Бүгенге спартакиадага килгән егетләр дә – төрле уку йортларында белем алучы беренче курс студентлары. Безнең максат – аларны армиягә, чын ирләр булырга, мөстәкыйль тормышка әзерләү, – диде үзәк директоры Айрат Шәрифуллин.
Түбән Кама егетләренең һәр спорт төренә бик җитди әзерләнгәннәре ярышлар вакытында бигрәк тә сизелде. Мәсәлән, Денис Рябов “отжимание“ һәм пресс ясауда 84 очко туплады. Иптәшләренең дә күбесе аның күрсәткечен кабатладылар.
Кечкенәдән кикбоксинг белән шөгыльләнгән бу егетнең физкультура институтында укуы һәм һәр биремне төгәл һәм тиз үтәве гаҗәп тә түгел. “Мин тормышымны спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм“, ди Денис үзе дә.
Алардан Әгерҗе һәм Минзәлә егетләре дә калышмадылар. “Отжимание“ һәм пресс ясауда шәһәрдәшебез Айрат Минһаҗевның күрсәткече яшәтәшләре арасында иң яхшысы булды. Риналь Чигашов аннан беразга гына сынатты. Автоматны сүтеп җыюда да Айрат яхшылар рәтендә булды. Ә иң югары күрсәткеч – Эрик Бәшировныкы. Аңа автоматны сүтеп җыю өчен нибары 27 секунд кирәк булды. Ә менә “челночный бег“та Илназ Ризванов әгерҗелеләр арасында беренче булды. Ул билгеле бер араны 26 секундта үтте.
–Көн саен диярлек ун чакрым йөгерергә тырышам. Футбол уйнап үскән, “Спутник“ командасы белән бөтен республиканы әйләнгән егет бит мин. Җиңел атлетика – иң яраткан спорт төрем, – ди Илназ.
11 ноябрьдә Илназ армиягә китә икән.
–Әлеге спартакиада бик файдалы булды. Боларның барысын да солдатлардан таләп итәчәкләр бит, – диде ул.
Спартакиаданың иң мавыктыргыч ярышларның берсе аркан тарту иде. Командадан өчәр егет җиңү өчен җан атканда калганнар аларга көч бирде. Әгерҗе – беренче, Түбән Кама – икенче, Минзәлә өченче урыннарны алды.
Ә гомуми очколар саны буенча Түбән Каманың булачак солдатлары беренчелеккә чыктылар һәм Кубок белән бүләкләнделәр. Пьдесталның икенче баскычына – Әгерҗе, өченчесенә Минзәлә егетләре күтәрелде.
Илгаз Галиев егетләрне котлаганда аларга иң изге теләкләрен дә юллады.
–Армиядә сынатмагыз, үзегезне бары уңай яктан гына күрсәтегез. Безгә сездән яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын, – диде ул.
Әгерҗелеләр Казан, Чаллы ярминкәләрендә катнашалар
Әгерҗе районының авыл хезмәтчәннәре район үзәгендә генә түгел, Казанда, Чаллыда узган ярминкәләрдә дә бик теләп катнашалар.
(Әгерҗе, 26 октябрь, “Татар-информ“, Дания Абзалиева).
– Без күптән түгел Казанның “Авиатөзелеш“ районында сәүдә иттек. Сатып алучыларга яшелчә, сөт һәм сөт ризыклары, ашлык тәкъдим иттек. Бик яратып алдылар продукциябезне. Сату уңышлы баргач, без дә канәгать кайттык, – ди “Агрохимсервис“ ширкәте бухгалтеры Валентина Гатауллина.
Һәр елдагыча, ширкәт хезмәтчәннәре сәүдә урыннарын бизәүгә дә зур игътибар биргәннәр.
Район кулланучылар җәмгыяте дә – ярминкәләрдә актив катнашучы предприятеләрнең берсе.
– Без дүрт тапкыр Чаллыда ярминкәләрдә сәүдә итеп кайттык инде, үзебездә узганнарын да калдырмыйбыз. Бу атнада Казанда “Татпотребсоюз“ның барлык райпо предприятеләре катнашында узачак бәйрәм ярминкәсенә дә барырга әзерләнәбез, – ди райпо идарәсенең сәүдә буенча рәис урынбасары Гөлсәрия Галирахманова. – Ярминкәләрдә көзге нигъмәтләрнең бай ассортименты белән бергә үзебезнең икмәк-азык комбинатында җитештерелгән продукцияне дә тәкъдим итәбез. Бездә ясалган токмачны аеруча яратып ала халык. Кабат-кабат сорап килүчеләр дә бар. Хәзерләүләр эшчәнлеген яңарту нәтиҗәсендә халыктан кабул ителгән гөлҗимеш, мәтрүшкә, юкә чәчәге кебек дару үләннәренә, каен, имән пиннекләренә кадәр алып барабыз. Әгерҗедә узган ярминкәләрдә дә продукциябезне сату бик яхшы бара.
Зур предприятиеләр генә түгел, шәхси хуҗалыклар да көтеп алалар ярминкәләрне.
– Без Әгерҗедә узган ярминкәләрдә ит белән сәүдә итәбез. Үзебез тәрбияләп үстергән малкайларныкы булгач, итебез сыйфатлы. Шуңа халык та яратып ала, – ди Тирсәдән Рафинат Низамбиев. – Үз сатып алучыларыбыз да бар. Килгәнебезне көтеп кенә торалар. Мәшәкатьле булса да, бик теләп йөрибез ярминкәләргә. Чөнки терлекне үстерү белән генә түгел, иң мөһиме, табыш алу да кирәк бит әле. Авыл кешесенең төп кереме бит ул. Бу яклап ярминкәләрне оештыручыларга бик тә рәхмәтле без. Абзарыбызда маллар җитәрлек. Шуңа барлык ярминкәләрдә дә катнашырга ниятләп торабыз.
Әнә шулай ике як өчен дә отышлы ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк әле. Димәк, сатучыларга – үз товарын тәкъдим итәр, алучыларга сыйфатлы азык-төлек туплар өчен вакыт бар.
Әгерҗе спортчылары команда буенча алдынгы урыннарны алдылар
Менделеевта кул сугышы буенча Татарстан беренчелеге узды.
(Әгерҗе, 25 октябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Әлеге ярышларда Әгерҗенең яшь спортчылары да катнашты.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары гомуми очколар саны буенча беренчелеккә чыктылар. “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр команда буенча – икенче урында. Спортчыларны ярышка тренерлар Грайр Аракелян һәм Рөстәм Майоров әзерләделәр.
Әгерҗенең каты куллы кызы Дөнья чемпионатыннан медаль белән кайтты
Төркиянең Анталия шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты төгәлләнде.
(Әгерҗе, 23 октябрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Россиядә беренче урын яулаган Әгерҗе районы Тирсә авылы кызы Альмира Хәбибуллина да илебезнең җыелма командасы составында 45 илдән килгән иң көчле спортчылар белән бергә әлеге чемпионатта осталыгын күрсәтте.
–Мин әлеге дөньякүләм ярышта өченче тапкыр сыналдым. Бәйгедә елдан-ел катнашучылар саны арта баруы сөендерә. Бу яшүсмерләрнең кул көрәше спортын сайлаулары турында сөйли бит. Быел, мәсәлән, Анталия шәһәре 1200 спортчыны кабул итте, – дип сөйли Альмира.
Тирсәнең каты куллы кызы ярышта бары Молдова һәм Казахстаннан килгән көндәшләренә генә сыната. Нәтиҗәдә, ул өченче урын ала.
Бу Альмираның Дөнья чемпионатында яулаган икенче бронза медале инде. Быел үзен медаль һәм Грамотадан тыш, Кубок белән дә бүләклиләр.
–Миндә балачактан спортка мәхәббәт тәрбияләгән, ярышларга йөрткән тренерым Сирин абый Галиуллинга рәхмәт! Бәйгеләргә барган саен минем өчен җан атып торучы әти-әниемә дә бик рәхмәтле мин. Бу минем яшьләр категориясендә катнашкан соңгы чемпионат булды. Киләчәктә зурлар төркемендә чыгыш ясый башлыйм. Анысында да сынатмам дип уйлыйм, – ди Альмира.
Без дә каты куллы спортчыга уңышлар телибез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз