news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Сабан туена бүләк җыйдылар

Әлеге чара биредә беренче тапкыр оештырылды.

(Әгерҗе, 23 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу атнада милли бәйрәмебез – Сабан туена бүләк җыю оештырдылар. Әлеге чара биредә беренче тапкыр оештырылды, дип яза җирле басма. 

Мәдәният йорты урнашкан микрорайон һәр кичне гармун моңына күмелде. Мәхмүт Газизов, Рәис Мөхәммәтвәлиев уйнаган көйләргә Дилә Шәйхетдинова, Фәния Мөхәмәтшина җыр белән кушылдылар. Бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә бүләк җыюда активлык күрсәттеләр.

–Капка төпләренә килеп җитәргә дә өлгермибез хуҗабикәләр йә сөлге, йә яулык күтәреп чыгалар. Рәхәтләнеп биеттек, җырлаттык аларны, – ди Мәдәният йорты директоры Дилә ханым.

Элекке йоланы яңартканнары өчен халык та бик рәхмәтле мәдәният хезмәткәрләренә.

–Сез безне балачакка, яшьлегебезгә алып кайттыгыз, – диделәр алар.

5 июль көнне кичке сәгать 7дә Заводская урамындагы Мәдәният йорты каршында кичке Сабан туе уздырулары турында да халыкка хәбәр иттеләр хезмәткәрләр. Биредә кич буе уен-көлке, матур бәйрәм тамашасы булачак, рәхим итегез, диделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100