news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә “Сәламәтлек көне“ узды

Аны бишенче ел рәттән үткәрәләр

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ","Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бишенче ел рәттән 5 гыйнвар көнне Әгерҗедә “Сәламәтлек көне“ узган.  Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Әлеге чараны оештыручыларның нәкъ менә шушы көнне сайлаулары юкка түгел. Бу – гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, күп еллар Иж-Бубыйда “Искра“ колхозын җитәкләгән, соңыннан биредә авыл башлыгы булып эшләгән хөрмәтле Расим Закиров истәлегенә оештырыла торган спорт чарасы. Ә гыйнвар – Расим Гафиевичның туган көне.



Биш ел элек 30 август көнне 62 яшендә кинәт вафат булды Расим абый. Әтиләрен югалтканнан соң уллары Рафил, Марсель, Инсаф аның туган көнендә районда шашка һәм волейбол буенча ярышлар уздыруны матур традициягә кертте. Егетләрнең нәкъ менә әлеге спорт төрләрен сайлаулары да юкка түгел. Расим абый үзе дә гомер-гомергә шашка һәм волейбол уйнарга яраткан. Улларында, авылдашларында да әлеге спорт төрләренә мәхәббәт тәрбияләгән.

Хәзер инде бу ярышларга әгерҗелеләр генә түгел, күрше Удмуртиядән дә спорт сөючеләр килә. Бүген дә 30дан артык шашка уйнарга яратучылар җыелды. Сигез команда волейболда сыналды.

“Олимп“ спорт комплексында узган “Сәламәтлек көне“нә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов сәламләде һәм аларга матур җиңүләр теләде.
" Күп кенә райондашлар хәтерлидер әле: элек авыллар арасында кышкы спартакида уза иде. Иж-Бубый авылы анда һәрвакыт призлы урыннар яулады. Бу әтиебезнең дә тырышлыгы нәтиҗәсе булгандыр. Ярышларга иң көчле спортчыларны сайлап алып баруы, аларның һәрберсе өчен җан атуы – әле дә күз алдында", – диде олы улы Рафил һәм ярышка килгән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде.

Расим абыйның уллары, оныклары да спорт ярата. Инсаф күп еллар Иж-Бубый, Әгерҗе командасы составында волейбол уйный. Оныклары Камил һәм Самал шашка уйнарга ярата. Марат исә сыйныфташларыннан команда туплап волейбол уйнарга килгән.

Шашка уйнаучылар арасында райондашлар гына түгел, Кече Пургадан килгән көчле спортчылар да бар иде. Мавыктыргыч уенда, әлбәттә, җиңү дә иң осталар кулында булды. Максим Волков, Руслана Абдрахманова, Сергей Золоторев, Марина Мусихина, Кирилл Возняков, Кира Канышева призлы урыннар алды. Аларга бертуган Закировлар һәм аларның туганнары әзерләгән истәлек бүләкләре, медаль һәм грамоталар тапшырылды.

Ә волейбол мәйданында уен кичкә кадәр дәвам итте. Кичкетаң, Ямурза, Тирсәнең укучылар һәм яшьләр, Сарсак-Омга, Ижау, Әгерҗе, Кырынды командалары җиңү өчен җан атты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100