news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә республика программасы буенча төзелгән клуб ачылды

Бүген Әгерҗе районы Азево авылында республика программасы буенча төзелгән клуб ачу тантанасы булды.

(Әгерҗе, 23 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Бүген Әгерҗе районы Азево авылында республика программасы буенча төзелгән клуб ачу тантанасы булды, дип яза җирле басма.

Азево халкының шатлыгын уртаклашырга ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлекләре башлыклары килгән иде. Моннан 65 ел элек төзелгән агач клуб урынына Илнур Мифтахиев җитәкчелегендә төзүчеләр заманча мәдәният учагын ярты ел эчендә сафка бастырганнар.

–Бу – районда республика программасы буенча төзелгән җиденче клуб. Аларның барысын да без сафка бастырдык дип горурланып әйтә алабыз, – диде Илнур Мифтахиев.
Бәйрәмдә объект төзелеше барышында зур хезмәт куйган төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

–Мәдәният учагы гөрләп торсын. Бәйрәмнәрне күңелле, мавыктыргыч итеп уздырыгыз. Аларда олысы-кечесе актив катнашсын, – диде район башлыгы Валерий Макаров.
Казан кунагы Альберт Хәбибуллин да:

–Бары авылда гына гореф-гадәт, милли традицияләр саклана. Сез дә, аларны саклап, киләчәк буынга тапшырыгыз, – диде.

Ал тасманы кисеп эчкә үткәннән соң, якты, җылы, бик тә заманча бинада авыл үзешчәннәренең, күрше-тирә авыллардан килгән артистларның чыгышлары тәкъдим ителде. Авыл халкын эшле дә, ашлы да иткән фермер Рамил Исмәгыйлевны, 40 елдан артык медицина өлкәсендә эшләгән Анна Мерзлякованы, авыл халкына бик тә ярдәмчел, алтын куллы оста Николай Барановны авыл җирлеге башлыгы Владимир Семенов Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән сөендерде, диелгән район хәбәрендә..

 

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100