news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Республика көнен бәйрәм иттеләр

Кичә бөтен Татарстан халкы белән бергә Әгерҗе районы да Республика көнен бәйрәм итте.

Әгерҗедә Республика көнен бәйрәм иттеләр
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 31 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Кичә бөтен Татарстан халкы белән бергә Әгерҗе районы да Республика көнен бәйрәм итте. Бәйрәм чаралары “Яшьлек“ паркында башланды.  Бу турыда район басмасы сайында хәбәр ителә.

Биредә район Мәдәният сарае артистлары “Мин яратам сине, Татарстан“ исемле концерт тәкъдим итте. Алар республикабызга дан җырладылар, төрле биюләр башкарып, Татарстанда бик күп милләт халыкларының дус һәм тату яшәүләрен чагылдырдылар.

Бәйрәмне алып баручылар әгерҗелеләрне Республика көне белән ихластан котладылар. Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч чаралар белән дәвам итте.

Бу көнне Әгерҗе районының 14 яше тулган биш гражданына тантаналы төстә паспортлар да тапшырылды.

Туган якны өйрәне музее хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган бик эчтәлекле күргәзмә белән таныштырды. Биредә Әгерҗедә бер гасыр элек сафка баскан бина рәсемнәре урын алган иде.

Район үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре Республика көненә багышланган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Алар балаларга татар телендә башваткычлар да чиштерделәр.

Бәйрәм чараларын тамаша кылырга килгән һәркемгә Татарстан әләме тасмалары таратылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100