news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә республика бәйгесенең зона турында кырыктан артык хатын-кыз катнашты

Бәйгедә катнашкан көчле затлар “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк“, “Ир-ат – лидер“ номинацияләрендә хөрмәтләнделәр.

Әгерҗедә республика бәйгесенең зона турында кырыктан артык хатын-кыз катнашты
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 1 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗедә “Ел хатын-кызы“, “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика бәйгесенең зона туры узды. Анда Әгерҗе, Менделеев, Минзәлә, Тукай, Актаныш, Мамадыш, Мөслим, Алабуга районнарыннан 40ка якын гүзәл һәм көчле затлар төрле номинацияләрдә сыналдылар. Бутурыда җирле басма хәбәр итә.

Рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә өстенлек бирүчеләр, үз балаларыннан тыш тәрбиягә чит нарасыйларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы хатын-кызлар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башкалар финалга чыгу өчен осталыкларын күрсәттеләр. Ә бәйгедә катнашкан көчле затлар “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк“, “Ир-ат – лидер“ номинацияләрендә хөрмәтләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot