news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә референдум вакытында ярминкәләр дә уздыралар

Халык референдумга барганда да, кайтканда да авыл уңганнары алып килгән әйберләр янында туктала.

(Әгерҗе, 18 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Бүген, үзара салым буенча референдум узган көндә, Әгерҗенең Заводская урамындагы Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты каршында һәм үзәк урамда ярминкәләр үткәрелә. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы яза. 
 
Заводская урамындагы ярминкәгә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте хезмәтчәннәре ит һәм ашлык алып килгән. Килосы 9 сумнан бодай, 8 сумнан арпа, 7 сумнан солы да саталар.
 
"Ярминкә Әгерҗенең без яши торган аскы өлештә дә оештырылуы әйбәт булган. Тана итенең бәясе 280 сум гына, егерме кило алдым", - диде референдумнан кайтканда иң беренче булып ит белән сату итүчеләр янында тукталган Инсаф Галиев.
 
Кодаштан килгән Рафилә Муллина әгерҗелеләргә мунча себеркеләре тәкъдим итте. Каен себеркесенең пары – 80 сум ә артыш, ак чыршы, имәннеке 100 сум. “Минем кулым гел җиңел була”, дип Гүзәл Юзеева иң беренче сатып алучы булды.
 
Шәһәрнең өске өлешендә – К.Маркс урамындагы ярминкәдә дә иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык сизелә иде. Халык референдумга барганда да, кайтканда да авыл уңганнары алып килгән әйберләр янында тукталды. Биредә итнең ниндие кирәк, шундыен сайлап алырга мөмкин. Көчек авылыннан Рәхилә Шакирова күп итеп казлар алып килгән.
 
Салагыштан Гүзәлия Мөдәрисованың тавыклары янында да сатып алучылардан чират тезелде. Салагышлылар алып килгән артыш, камыр, шомырт һәм нарат, кара, мүк җиләкләре, җитен мае белән дә кызыксынучылар күп булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100