Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә референдум 18 ноябрьгә билгеләнгән
Быел Әгерҗедә үзара салым күләме 300 сум тәшкил итәчәк.
(Әгерҗе, 29 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы хакимияте бинасында “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советының XXIV утырышы узды. Анда Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышлы референдум узачак көн билгеләнде, дип яза җирле басма.
Ул – ноябрьнең өченче якшәмбесе, ягъни 18 ноябрь. Бу көнне үзара салым җыюга кагылышлы референдум республикабызның барлык районнарында һәм авылларында уза. Быел Әгерҗедә үзара салым күләме 300 сум тәшкил итәчәк. Башка еллардагы кебек үк, аның һәр бер сумына Хөкүмәт тарафыннан дүрт сум өстәлә. Әлеге акчаларны шәһәр урамнарын яктыртуга, тротуарлар салуга, кеше тормышына куркыныч тудыручы агачларны кисүгә, Әгерҗе елгасы буен чистартуга, балалар мәйданчыклары җиһазландыруга тоту планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз