news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә район күләмендә беренче тапкыр каз өмәсе үткәрелде

Каз өмәсе Тәбәрле авылында оештырылды, бу авылда халык элек-электән күпләп каз асрый.

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) Татарстанның Әгерҗе муниципаль районы Тәбәрле авылында татар халкында олы бер традициягә әверелгән каз өмәсе гөрләде, дип хәбәр итә район газетасы.

Бу район күләмендә оештырылган "Каз өмәсе" бәйрәме булды. Мондый күңелле чара районда әле беренче тапкыр үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Финисә һәм Фәнис Шаһабиевлар, авыл үзешчәннәре әлеге бәйрәмне уздыруга бөтен көчләрен һәм осталыкларын куйганнар.

Тәбәрледә элек-электән күпләп каз асрыйлар. Нәзилә белән Фәрит Шаһабиевлар, Раушания һәм Вил Вәлиевлар, Әнсәрия һәм Мирзалиф Харасовлар, Раушания һәм Газинур Галиевлар, Филисә һәм Зиннур Шәеховлар, Мукшурдан Римма белән Рафил Сәлимуллиннар хуҗалыгында 20-30 баш каз бар икән. Фәнилә белән Ильяс Муллахмәтовлар да бу йорт кошларын гомер-гомергә асрыйлар. Әлеге борынгыдан калган матур йола да нәкъ менә алар хуҗалыгында узды.

"Ел саен 20 баш каз асрыйбыз. Бәбкәләрне сатып алабыз. Ә ата казны кышлыкка калдырабыз. Бәбкәләрне саклаучы да, яклаучы да ул", – ди хуҗабикә Фәнилә. 

Милли киемнәрдән киенгән авыл уңганнары иртүк каз йолкырга килгәннәр. Ул ара гармун күтәреп авылның асыл егетләре өмә булган өйгә килеп керә, башлана уен-көлке, җыр-бию. Хуҗабикәнең мичтән яңа чыккан кайнар коймагы белән җиз самавырда кайнаган тәмле чәе дә һәркем күңеленә хуш килә. Каз йолкып беткәч, җырлый-җырлый бәкегә каз юарга төшү, алдан кызларның канат сибеп барулары, елга буенда бию-җырлаулар – барысы да борынгыдан матур бер бизәк булып калган йола. Эш беткәч, уйнарга ярый дигәндәй, соңыннан яшьләр “Җебегәнле“, “Капкалы“, “Табышмак әйтеш“ уеннарын да уйнап күрсәттеләр. Иң соңыннан каз итеннән пешерелгән бәлеш белән сыйландылар.

"Әле каз өмәләре алда. Күпләр бу ялларда балалары кайткач өмәләр уздырырга уйлыйлар. Аларын да шулай күңелле һәм матур итеп уздырачакбыз", – диделәр авылның апалары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100