news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә район башлыгы Кубогына футбол уеннары үткәрелә

Район башлыгы Кубогы иясе 4 августта – Шәһәр көнендә билгеле булачак.

(Әгерҗе, 26 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышлары кызганнан-кыза бара. Егерменче тапкыр үткәрелүче әлеге турнирда унөч команда җиңү өчен җан ата. Һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә стадион футболчылар, спорт сөючеләр, җанатарларның күңелле тавышларына күмелә.

Әлеге турнирның матур үткәне, җиңүгә омтылышлы бүгенгесе, өметле киләчәге бар. Ярышларның тәүге елларында футбол кырында җиде-сигез команда гына очрашса, соңгы вакытта аларның саны дистәдән артык була. Быел да Әгерҗедән “Удача“, “Патриот“, “Спутник Ультрас“, “Локомотив“, “ВЧД“, “Орбита“, “Яшьләр“, “Арарат“, “Спарта“ командалары һәм Тирсә, Сарсак-Омга, Көчек авыллары уенчылары туп тибәләр.

–Сыналган командалар янында Тирсә һәм Көчек егетләрен дә күрү аеруча сөендерә. Авыл яшьләре бер генә ярышны да калдырмыйлар. Сала халкының хәзерге вакытта кызу эш чоры булса да, спортка вакыт кызганмаулары сокландыра, – ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.

Әнә бит, Тирсә командасы капитаны Рамил Гыйнатуллин бу турнирда күптән катнашасылары килүе турында сөйли.

–Физкультура укытучысы, спорт сөюче буларак, әлеге ярышта сыналу теләге белән күптән яна идем. Быел тәвәккәлләргә булдым. Егетләргә бер сызгыру җитте, шунда ук команда тупланды. Араларында укучылар да, студентлар да бар, – ди Рамил.

Педагог командаларның ярышка җитди әзерләнгәнлекләре турында да әйтте. Көндәшләр бик көчле, әлеге спорт төрен яратулары күренеп тора, диде ул.

Тирсәлеләр әле тәҗрибә генә тупласалар, Әгерҗе станциясе егетләре бу турнирда җиденче ел катнашалар инде.

Район башлыгы Кубогы иясе 4 августта – Шәһәр көнендә билгеле булачак. Бу көнне стадионда финал уеннары гөрләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100