Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә педагогларның август конференциясендә белем сыйфатын яхшырту турында сөйләштеләр
Быел ул “Белем бирү сыйфаты – заманча белем бирү системасында өстенлекле юнәлеш“ дигән колачлы теманы үз эченә алган иде.
(Әгерҗе, 30 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева).Традиция буенча яңа уку елы алдыннан Әгерҗе районы мәгариф хезмәткәрләре зур киңәшмәгә җыелдылар. Быел ул “Белем бирү сыйфаты – заманча белем бирү системасында өстенлекле юнәлеш“ дигән колачлы теманы үз эченә алган иде, дип яза җирле басма.
Конференция эшендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова катнаштылар.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, үз чыгышында үткән уку елына тирән анализ ясап, алда торган бурычларга тукталды.
–Безнең алда мәктәпкәчә белем бирүне тагын да камилләштерү, мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә, республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларына әзерләү, балаларга тәрбия бирү үсеше стратегиясе буенча чараларны тормышка ашыруны дәвам итү кебек зур бурычлар тора. Шул ук вакытта һәр педагогик коллектив “белем сыйфаты ул “2“ле йә “5“ле билгесе генә түгел, ә баланың киләчәге“ дигән хакыйкатьне дә онытмаска һәм үз эшчәнлеген нәкъ менә иртәгәге көнне күзаллап алып барырга тиеш, – дип ассызыклады җитәкче.
Белем бирүнең сыйфатын күтәрү темасы мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Аидә Йосыпова чыгышында да дәвам итте. Ул конференциядә катнашучыларны белем сыйфатын бәяләү системасы белән таныштырды.
Укучыларның белеменә бәя бирү өчен бүген ТДИ, БДИ, Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) һәм башка шундый чаралар кулланыла. Аларның ахыргы максаты – укучыларның кайсы фәнне ничек үзләштерүен ачыклау һәм шуның нигезендә һөнәр сайларга ярдәм итү, – диде Аидә Наилевна. – Моның өчен мәктәпләрдә профильле укыту тормышка ашырыла. Ни кызганыч, күп кенә укучылар үзләре сайлаган юнәлеш буенча укырга керә алмыйлар. Чөнки БДИ баллары җитәрлек күләмдә булмый. Бәяләү системасы киләчәктә, исеменә җисеме тәңгәл килеп, укучыларның кайсы фәнне ничек үзләштерүен күзалларга мөмкинлек бирергә һәм һөнәр сайлаганда төп күрсәткеч булып торырга тиеш. Бу – безнең алда торган иң мөһим бурычларның берсе.
Һөнәр сайлау темасы “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова чыгышында да чагылыш тапты.
–Һөнәр сайлауда өстәмә белем бирүнең роле бик зур. Узган уку елында 17 мәктәптә 6 юнәлеш буенча 2300дән артык бала шөгыльләнде. Укучылар сәнгать-эстетик, физкультура-спорт юнәлешендәге түгәрәк һәм секцияләргә аеруча яратып йөриләр. Шулай ук бию, декоратив-сәнгать иҗаты төркемнәре дә бик популяр. Агымдагы елның 1 июнендә яңа балалар иҗаты йорты сафка басу шөгыльләнү өчен шартларны күпкә яхшыртты. Гомумән, узган уку елы безнең тарихка бик күп яңалыклары белән кереп калыр. Болар – мәктәптән тыш эшләр үзәген һәм балаларны савыктыру-белем бирү үзәкләрен берләштерү, яңа оешмага яңа җиһазлар алу һәм башкалар. Безнең укучылар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, ярышларда призлы урыннар алалар. Әмма үз автобусыбыз юклыгы һәм финанслауның җитәрлек күләмдә булмавы республика чараларында катнашуны чикли. Районыбызда талантлы балалар һәм педагоглар бик күп. Шуңа без яңа уку елында үз алдыбызга күрсәткечләрне тагын да яхшырту бурычы куябыз, – диде Валентина Федоровна.
Барлык чыгышлардан соң сүз Казан кунагына бирелде.
–Вәсилә Гарәфетдиновнаның чыгышын дәвам итеп, минем укытучыларга рус теленнән бердәм дәүләт имтиханында ирешкән уңышлары өчен олы рәхмәт сүзләре җиткерәсем, ә калган фәннәр буенча күрсәткечләрне яхшыртырга өндисем килә. Яңа уку елында алдыгызда торган иң тәүге бурычларның берсе дип кабул итсәгез иде моны, – диде үз чыгышында Станислав Робертович. – Сезнең чыгарылыш сыйныф укучылары арасында БДИдан әлегә 100 балл җыючылар да юк. Республикада андыйлар саны – 192. Алар арасында икешәр фәннән 100 балл җыючылар да бар.
Форсаттан файдаланып, сезгә бер сөенечле хәбәр дә җиткерәм. Безнең төп бурыч – балаларга белем бирү. Шуңа күрә алдагы уку елында өстәмә белем бирүгә зыян китермичә генә балалар белән алып барыла торган өстәмә эш күләмен киметү күздә тотыла. Болар – балаларның һәртөрле спорт ярышларында, фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашуын киметү. Станислав Андреевның әлеге сүзләрен зал көчле алкышларга күмде. Казан кунагы педагогларга – тырыш хезмәтләре, район җитәкчелегенә мәгариф өлкәсенә булган даими игътибары өчен зур рәхмәтен дә җиткерде.
–Мәгариф өлкәсендә эшлиселәр күп әле. Шәһәрнең түбән өлешендә 320 урынга исәпләнгән урта мәктәп-балалар бакчасы төзү хыялын тормышка ашырасыбыз бар. Өч яшькә кадәрге балаларны бакча белән тәэмин итү дә безнең районда әлегә 86 процент кына тәшкил итә. Республика безнең алга 2019 ел ахырына бу кытлыкны бетерү бурычын куя. Шул ук вакытта мәгариф район бюджетыннан иң күп финанслана торган тармак булып кала бирә. Узган ел әлеге өлкәгә 538 миллион сум акча (бюджетның 70 проценты) тәгаенләнгән булса, алдагы елга бу сан 572 миллион сум тәшкил итә, – диде Валерий Макаров.
Ул, мөгаллимнәрне яңа уку елы белән котлап, алга куйган бурычларны тормышка ашыруда нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Матур традиция буенча, быелгы конференция дә алдынгы педагогларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Бу өлеш тә бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде: ул балалар бакчалары хезмәткәрләренең иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. Әгерҗенең 80 еллык юбилеена бакча коллективлары чәчәкләргә багышланган композицияләр әзерләп сокландырганнар иде. Бу юлы әлеге “чәчәкләр“ үз осталыкларын сәхнәдә тәкъдим иттеләр. Тере гөлләмәне хәтерләткән чыгышлар педагогларның зур җыенына бик матур нокта куйды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз