news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә "ПчЕлино" бал эко-фестивале үтәчәк

Бал фестивале шәһәр ипподромында 12 августта булачак.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә 12 августта "ПчЕлино" эко-фестивале узачак. Бал бәйрәме шәһәрнең ипподром территориясендә 12:00 сәгатьтә башланачак.

Чараның төп вакыйгасы итеп баллы тематикадагы ярышлар билгеләнгән, ягъни катнашучылар төсле костюмнарда һәм махсус атрибутлар ярдәмендә интерактив чәчәкләрдән нектар җыячак. Проектның авторлары – Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе Әгерҗе бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, бу ярышларда 18-35 яшьтәге 8 кешедән торган командалар катнаша ала. Әмма алдан amoagryz@yandex.ru электрон адресына гариза бирергә кирәк.

Эко-фестиваль вакытында умарта тотучы хуҗалыклар "Иң яхшы умартачы" исеменә көч сынашачак.

Шулай ук бәйрәмгә килүчеләрне башка мавыктыргыч уеннар, тәмле чәй табыны көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100