Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедән тәрбиягә бала алган гаиләләр республика фестивалендә катнашты
Чаллыда тәрбиягә бала алган әти-әниләр клублары арасында икенче тапкыр республика фестивале узды.
(Әгерҗе, 4 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Чаллыда тәрбиягә бала алган әти-әниләр клублары арасында икенче тапкыр республика фестивале узды. Анда Әгерҗедән тәрбиягә бала алган гаиләләр дә катнашты, дип яза җирле басма.
Анда Тукай, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Менделеев, Мамадыш районнарыннан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре, балалар һәм аларга наз һәм җылылык бүләк итүче әти-әниләр катнашты.
Әгерҗе районы данын Кырындыдан Искаковлар династиясе – Флүрә, Лариса Искаковалар, Ләйсән Рамазанова, Варкләд-Аулдан Фәнил–Алена Насыйровлар һәм аларның балалары якладылар. Искаковалар һәм аларның ул-кызлары “Иң яхшы иҗади номер“ номинациясендә катнаштылар.
–Биюне сеңлебез – Кырынды Мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Коробейникова белән бергә әзерләдек. Балалар белән бергә үезебез дә сәхнәдә җилкенеп биедек, – ди Ләйсән ханым.
Нәтиҗәдә, алар беренче урын алалар һәм җиңүче Дипломына ия булалар.
Ә Насыйровлар “Гаилә эше“ номинациясендә катнаша, шулай ук Диплом белән бүләкләнә.
–Җиңүче буларак, безгә бик күп бүләкләр тапшырдылар. Балаларга аттракционнарда йөрү өчен бушлай билетлар бирделәр, – диде Ләйсән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз