Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә модульле чаңгы базасы ачылды
Кичә республика программасы буенча модульле чаңгы базасы ачылганнан соң әлеге спорт төре районда тагын да популярлашыр, диләр.
(Әгерҗе, 21 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркында моңа кадәр дә иртәнге сәгатьләрдән үк чаңгыда йөрүчеләрне күпләп очратырга була иде. Бүген республика программасы буенча модульле чаңгы базасы ачылганнан соң әлеге спорт төре районда тагын да популярлашыр, диләр.
Әгерҗе районы гомер-гомергә көчле чаңгычылары белән дан тотты. Күләгәш мәктәбен тәмамлаган егетләр Евгений Шамеев һәм Александр Васильев, хәтта Ижауда Олимпия резервы мәктәбен тәмамлап, Удмуртия командасы составында биатлон буенча бик күп ярышларда үзләрен сынадылар. Үсеп килүче малай-кызлар да шушы чаңгычы егетләр үрнәгендә әлеге спорт төренә тартылалар. Әнә, чаңгы базасын ачу тантанасына килгән бик күп яшүсмерләр дә бу көнне чаңгы юлларына тезелделәр, дип яза җирле басма.
–Әгерҗедә бер-бер артлы спорт объектлары ачылу шәһәрдәшләребез арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар артуга этәргеч ясый. Әле күптән түгел үз ишекләрен ачкан бассейнда хәзер олысы-кечесе рәхәтләнеп йөзү һәм башка бик күп спорт төре белән шөгыльләнә. Чаңгы базасы да кыш көне гөрләп эшләр дип өметләнәбез. Чөнки биредә моның өчен бөтен шартлар бар, – диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов базаны ачу тантанасында.
Чынлап та, йөз квадрат метрлы бинада киенү-чишенү, чаңгыларны саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү бүлмәләре, тренер кабинеты, душ, бәдрәф бар. Биредә прокатка бирү өчен йөз комплект чаңгы да тезеп куелган, юлларны әзерләү өчен снегоход та бар. Әлеге базаны төзү һәм анда уңайлыклар тудыру алты миллион сумга төшкән.
–Әгерҗегә чираттагы спорт объекты төзелешенә ярдәм күрсәткәннәре өчен республика һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Бүгенге көндә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендәге чаңгы секциясендә генә дә 110 яшүсмер шөгыльләнә. Бу сан киләчәктә артыр дип ышанабыз. Ел саен уза торган “Чаңгы юллары“нда 1500 райондашыбыз катнашу да районда әлеге спорт төрен яраталар дигән сүз бит. Ә хәзер уңайлыклар тагын да артты. Чаңгы базасында ГТО нормаларын тапшыру, ярышлар уздыру өчен шартлар булуына да бик сөенәбез, – диде балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Ильин.
Әгерҗе укучыларының спорт яратулары шуннан да күренде: базаны ачу тантанасында илле 5-8 сыйныф укучысына ГТОның алтын билгеләре тапшырылды.
Бу көнне дә укучылар “ГТОның кышкы фестивале“ кысаларында чаңгы ярышларында җитезлектә сыналдылар. Бу быелгы чаңгы сезонын ачу ярышы да булды.
“Орешник“ ял паркы кыш дәвамында чаңгы спортын сөючеләрне әле күп тапкыр җыяр. Биредә узачак ярышлар олысын-кечесен чаңгы юлларында очраштырачак, диелгән район хәбәрендә.
Әгерҗедә модульле чаңгы базасы ачылды
Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркында моңа кадәр дә иртәнге сәгатьләрдән үк чаңгыда йөрүчеләрне күпләп очратырга була иде. Бүген республика программасы буенча модульле чаңгы базасы ачылганнан соң әлеге спорт төре районда тагын да популярлашыр, диләр.
(Әгерҗе, 20 декабрь, “Татар-информ“, Миләүшә Ягъфәрова).
Безнең район гомер-гомергә көчле чаңгычылары белән дан тотты. Күләгәш мәктәбен тәмамлаган егетләребез Евгений Шамеев һәм Александр Васильев, хәтта Ижауда Олимпия резервы мәктәбен тәмамлап, Удмуртия командасы составында биатлон буенча бик күп ярышларда үзләрен сынадылар. Үсеп килүче малай-кызларыбыз да шушы чаңгычы егетләребез үрнәгендә әлеге спорт төренә тартылалар. Әнә, чаңгы базасын ачу тантанасына килгән бик күп яшүсмерләребез дә бу көнне чаңгы юлларына тезелделәр.
–Әгерҗебездә бер-бер артлы спорт объектлары ачылу шәһәрдәшләребез арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар артуга этәргеч ясый. Әле күптән түгел үз ишекләрен ачкан бассейнда хәзер олысы-кечесе рәхәтләнеп йөзү һәм башка бик күп спорт төре белән шөгыльләнә. Чаңгы базасы да кыш көне гөрләп эшләр дип өметләнәбез. Чөнки биредә моның өчен бөтен шартлар бар, – диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов базаны ачу тантанасында.
Чынлап та, йөз квадрат метрлы бинада киенү-чишенү, чаңгыларны саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү бүлмәләре, тренер кабинеты, душ, бәдрәф бар. Биредә прокатка бирү өчен йөз комплект чаңгы да тезеп куелган, юлларны әзерләү өчен снегоход та бар. Әлеге базаны төзү һәм анда уңайлыклар тудыру алты миллион сумга төшкән.
–Әгерҗебезгә чираттагы спорт объекты төзелешенә ярдәм күрсәткәннәре өчен республика һәм районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт. Бүгенге көндә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендәге чаңгы секциясендә генә дә 110 яшүсмер шөгыльләнә. Бу сан киләчәктә артыр дип ышанабыз. Ел саен уза торган “Чаңгы юллары“нда 1500 райондашыбыз катнашу да районда әлеге спорт төрен яраталар дигән сүз бит. Ә хәзер уңайлыклар тагын да артты. Чаңгы базасында ГТО нормаларын тапшыру, ярышлар уздыру өчен шартлар булуына да бик сөенәбез, – диде балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Ильин.
Әгерҗе укучыларының спорт яратулары шуннан да күренде: базаны ачу тантанасында илле 5-8 сыйныф укучысына ГТОның алтын билгеләре тапшырылды.
Бу көнне дә укучыларыбыз “ГТОның кышкы фестивале“ кысаларында чаңгы ярышларында җитезлектә сыналдылар. Бу быелгы чаңгы сезонын ачу ярышы да булды.
“Орешник“ ял паркы кыш дәвамында чаңгы спортын сөючеләрне әле күп тапкыр җыяр. Биредә узачак ярышлар олысын-кечесен чаңгы юлларында очраштырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз