news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә “Мир-Строй“ ширкәте хоккей ярышы уздырды

Призлы урыннар алган командаларга медальләр, Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

(Әгерҗе, 25 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Мария Нуруллина). Әгерҗе Боз сараенда “Мир-Строй“ төзелеш ширкәте Кубогы өчен барган ярышларда Әгерҗенең “Спутник“, Менделеев, Ижау һәм Удмуртиянең Каменное Завьялово бистәсеннән килгән яшь хоккейчылар очрашты, дип яза җирле басма.

Турнирны ачу тантанасында бәйгенең төп иганәчесе – “Мир-Строй“ ширкәте директоры Али Ибраһимов, райондагы хоккей федерациясе президенты Илдус Шәймөхәммәтов, спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов спортчыларның матур уен күрсәтүләрен теләделәр.

–Әлеге турнирны уздыру матур традициягә кереп бара. Сез спортны яратсын, сәламәт булып үссен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер. Бүген дә җитәкчеләр, әти-әниләрегез җан атып торганда яхшы уен күрсәтерсез дип ышанабыз, – дип сәламләде уенчыларны Али Шамилевич.

Чынлап та, уен кызганнан-кызды. Күптән түгел Әгерҗедә “Водоканал“ ширкәте Кубогын алган Ижауның “Скольжение“ командасы бу юлы да бер-бер артлы көндәшләрен җиңеп барды. Нәтиҗәдә, беренчелекне дә әлеге команда уенчылары яулады. Кызганычка каршы, әгерҗелеләр, турнир таблицасына Каменное һәм Менделеев командаларыннан соң, дүртенче булып урнаштылар. Призлы урынга эләкмәсәләр дә, безнең яшь спортчылар да төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Егор Девятов – “Иң яхшы уенчы“, Даниил Грошев “Иң нәтиҗәле гол“ номинациясендә җиңделәр.

Ә призлы урыннар алган командаларга медальләр, Дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Али Ибраһимов Ижау командасын Кубок белән бүләкләде.

–Безнең ширкәт Кубогына ярышлар алдагы елларда да уздырылачак. Без ул ярышларда Әгерҗе командасының да призлы урынга эләгүен теләп калабыз, – диде ярышның төп иганәчесе.

Бу көнне “Спутник“ командасы уенчыларына ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) би, диелгән район хәбәрендә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100