Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә мини футбол буенча ярышларда малайлар һәм кызлар командалары катнаша
Уеннар якшәмбегә кадәр дәвам итә.
(Әгерҗе, 3 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә мини футбол буенча республика ярышлары башланды. Анда Әгерҗедән тренерлар В.Колчин җитәкчелегендә ике составта “Спутник“ һәм ИИдиятовның “Олимп“ малайлар һәм кызлар командалары катнаша.
Аларда Казан, Баулы, Актаныш, Арча, Норлат, Мамадыш, Зәй – барлыгы 16 командадан 2009-2010 елгы яшь футболчы малайлар һәм 6 командадан 2006-2007 елгы кызлар җиңү өчен җан ата.
Яшь спортчыларны район башлыгы Валерий Макаров сәламләде, аларга бары уңышлар, матур уен һәм җиңү теләде. Район башлыгына беренче символик туп кертү хокукы бирелде. Аннан спортчылар футбол кырына чыктылар.
Уеннар якшәмбегә кадәр дәвам итә. Анда сигез иң көчле команда көч сынашачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз