news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә милли ризык әзерләү остасы булып танылган әрмән хатыны татар ашларын да әзерли

Чәк-чәкне күргәч, кукуруз төшләрен ябыштырып ясаганнар дип торам, капкач, телемне йота яздым, ди ул һәм әрмән ризыкларын әзерләү серләрләрен ача.

 (Әгерҗе, 16 декабрь, “Татар-информ”, “Әгерҗе хәбәрләре”, Рәмзия Зарипова). Әгерҗедә гаиләсе белән ун ел яшәп, инде үз кешегә әверелгән, шәһәр халкын милли ризыклары белән даими сыйлаучы Элла Сарксян татар ашлары да әзерли. “Хәзер татар халык ризыкларын да пешерергә өйрәндем. Чәк-чәкне беренче тапкыр күргәч, кукуруз төшләрен ябыштырып ясаганнар дип торам, капкач, телемне йота яздым. Әмма аны пешереп караганым юк әле, ә менә өчпочмак, бәлеш, шәнгәне бик яратып пешерәм”, – ди ул. Алма агачыннан ерак төшми бит. Элланың кызы Мейри да Әгерҗедә гаҗәеп матур бизәлешле тәмле тортлар ясаучы оста буларак танылды. Хәзерге вакытта Әгерҗе районында әрмән милләтеннән йөзгә якын кеше яши, диелә “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы язмасында.

Аерым алганда, Әрмәнстанның элекке Ленинакан (хәзер Гюмри) шәһәрендә яшәүче Сарксяннар гаиләсе 2006 елда Әгерҗегә күчеп килә. Хуҗабикә, балалар бераз үсә төшкәч, шәһәрдә эш эзләп карый, әмма әрмән хатынын эшкә алырга атлыгып торучы булмый. КамАЗда эшләүче ире Гнел җилкәсендә генә тормыш көтү җиңел булмый әрмән гаиләсенә. Элла үз эшен башлап, әгерҗелеләрне әрмән кухнясы белән таныштырырга, милли ризыклары белән сыйларга дигән ныклы карарга килә. Менә шушы хыялын тормышка ашырып, кечкенә генә әрмән кухнясын ача һәм тиз арада шәһәр халкының яраткан кибетенә әверелә. Хәзер шәһәр үзәгендәге “Булат“ сәүдә йорты тирәсендә иртәнге сәгатьләрдә үк урамга әрмән ризыкларыннан хуш ис тарала һәм аяклар үзеннән-үзе шунда атлый. Биредә һәрчак кайнар, авыз суларын китерә торган камыр, ит ризыклары, салатлар... Элла ханым заказлар буенча бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә дә бик күп әрмән ризыклары әзерли.

Әрмән халкы бик кунакчыл

Әрмән ризыклары Кавказ якларында гына түгел, дөньяда иң борынгылардан санала, аны хәтта 2500 ел элек барлыкка килгән диләр. Шунысы сөенечле, безнең милләт үзенең кулинария традицияләрен бүгенгәчә саклап килә, дип сөйли Элла ханым.

Аның сүзләренчә, әрмән халкы табынында иткә һәм аннан әзерләнгән ризыкларга аеруча зур өстенлек бирелә. Бигрәк тә сарык итен яратабыз. Иң тәмле шашлыкны безнең әрмән ирләре әзерлиләрдер, мөгаен. Ә балык ризыкларын бәйрәмнәрдә фәкать форель һәм осетрдан гына пешерәбез. Мәсәлән, Пасхага (әрмәнчә – Затик) форельне дөге һәм йөзем белән тутырып мичкә тыгабыз, бу купап дип атала. Ит, балыктан төрле ризыклар әзерләгәндә күрәгә, кара җимеш, йөзем һәм, әлбәттә, төрле тәмләткечләр, яшелчә, кара һәм кызыл борыч кушыла. Баклажан, алма, борыч, айваның эченә бөтен төр яшелчәне төрле фарш белән тутырып пешерергә яратабыз. Әрмән кулинариясендә 300дән (!) артык тәмләткеч кулланыла. Аеруча кинза, чамбыр, базилик, бөтнек, эстрагон, шафранны яратабыз. Витаминнарга бай тәмләткечләрне күп куллану әрмән ризыгын аеруча хуш исле, тәмле итә. Әрмән табынын кинза, укроп, петрушкадан башка күз алдына да китереп булмый. Һәр әрмән хатыны лаваш пешерә белергә тиеш. Ул – әрмән халкының милли икмәге. Безнең әрмән халкы аеруча кунакчыл. Кайсы гына өйгә керсәгез дә, бер белмәгән кешене дә кунак итеп чыгарачаклар, дип горурланып бәян итә хуҗабикә.

Элла Сарксян хуҗабикәләргә әллә ни катлаулы булмаган һәм һәркем әзерли алырлык, шул ук вакытта бик тә тәмле әрмән ризыклары рецептларын тәкьдим итә.

Хашлама

2 кг сарык итен кайнатып чыгаргач, күбеген җыеп, 1 кг бәрәңге саласын. Бераздан 2 помидор, тоз, кара борыч, паприка, петрушка салып, өстен каплап пешерәсең.

Тавык рулеты

Тавык итен пешереп турыйсын, голланд сырын эре угычта уасың. Шуларны әзер лавашка төреп, 5-6 минутка мичкә тыгып аласың.

Самса

0,5 кг сарык яки сыер итен иттарткычтан чыгарып, шуңа тоз, борыч сибеп, 0,3 кг суганны ярым боҗралап турап кушасың. Кибеттә сатыла торган катламлы (слоеное) камырны җәеп, уртасына эчлекне салып, өчпочмак кебек ясыйсын.

Ереван салаты

Пешкән тавык итен турарга, консервланган кукуруз, шампиньон гөмбәсе, бер төш сарымсакны ваклап турап, борыч сибеп, майонез белән болгатырга. Өстен укроп, гранат төшләре белән бизәргә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100