Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә “Мари чаңгы юллары“ ярышлары узды
Бәйрәмне барлыгы 400дән артык кеше тамаша кылды. 60 медаль иясен тапты.
(Әгерҗе, 20 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Бу көн Әгерҗе районы Бима авылы халкы һәм аның кунаклары күңелендә вакыйгаларга бай булып истә калыр. Биредән старт алган һәм ел саен берәр мари авылында уздырылып унынчы тапкырында кабат Бимага килеп җиткән “Мари чаңгы юллары“ спорт бәйрәме үзенең масштаблы булуы белән шаккатырды. Удмуртиядән, Казан, Чаллы калаларыннан, Әгерҗедән, авыллардан 250 спортчы бирегә җыелды, дип яза җирле басма.
Ярышларда ел саен сабыйлардан алып күптән лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә кадәр катнаша. Хәер, мондый спорт бәйрәмнәрендә генә түгел, гадәти көннәрдә дә бу төбәкнең ап-ак кар өсләре чаңгы эзләре белән чуарлануы гадәти күренеш бит.
–Спорт сәламәтлекне ныгыта, көч һәм чыдамлыкны арттыра, холык-ихтыярны чыныктырырга булыша. Сезнең чаңгы юллары күпләр сокланырлык зур эш башкара. Бүгенге ярышларда барыгызга да уңышлар телим, – диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп.
Красный бор участок хастаханәсе баш табибы Владимир Кибатов доктордан традицион сәламәт яшәү рәвеше өчен призны озак еллар физкультура укыткан Разин Дмитриевка тапшырды.
Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, чаңгы спорты буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Богдан Павлов байракны күтәргәч, күңелле ярышлар мәктәпкәчә яшьтәге балалар старты белән башланып китте.
–Мин Кадрәктән өч улым белән килдем. Балалар бакчасына йөрүчеләр арасында ике улым – 4 яшьлек Глеб һәм 6 яшьлек Радион чаңгыда узыша. Кече яшьтән үк ярышларда катнашып тәҗрибә тупларга мөмкинлек биргән мондый спорт бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәт, – диде Олег Исаев.
VIP-узышта Кече Пургадан Любовь Еманова беренче булып килде.
Гаилә эстафетасында әти-әниләр 10 яшькә кадәрге балалары белән катнаштылар. Әгерҗедән Алексей, Любовь, Лев Семеновлар барысыннан да җитезрәк булып чыктылар.
Аннан яшь төркемнәре буенча ярышлар башланды. Ун төркемдә узышкан спорт сөючеләрне җанатарлар стартта көч биреп озатып калдылар һәм финишта алкышлар белән каршы алдылар.
Бүләкләүләр вакытында һәр катнашучы “фирменный“ магнитка ия булды. Ә призлы урын алучыларга медальләр, Грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
Спорт бәйрәмендә 250 чаңгычы катнашты. Бәйрәмне барлыгы 400дән артык кеше тамаша кылды. 60 медаль иясен тапты. 80 Мактау грамотасы тапшырылды. Бу көнне Бимага 50 машина килде. Өч самавырда 200 литр чәй кайнатылды. 735 белен пешерелде.
“Мари чаңгы юллары–2018“, әнә шулай, күңелләрдә матур эз калдырып, тарих битләренә язылды. Дуслык, бердәмлек, сәламәт яшәү рәвешен чагылдыручы бәйрәм киләсе елга Кадрәк авылында узачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз