news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне зурладылар

Бер төркем мөгаллимнәргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

(Әгерҗе, 13 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).  Әгерҗедә гомерләрен игелекле хезмәткә багышлаган мөхтәрәм мөгаллимнәрне һәм тәрбиячеләрне зурладылар, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина аларга олы бүләк ясады. Казаннан парлы артистлар Рәфинә Ганиуллина–Рәзил Камалов, Гөлназ–Илсур Шәрипҗановлар концерт куйдылар. 

Бу көнне сәхнә түрендә иң-иңнәр дә бүләкләнде. Бер төркем мөгаллимнәргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Аларга, район башлыгының Мактау грамотасына ия булучыларга, быел юбилейларын билгеләп үтүчеләргә, сентябрьдән укытучылар сафын тулыландырган яшь егет-кызларга район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников, спорт һәм мәдәният бүлекләре начальниклары Илшат Гайнетдинов, Марс Гатауллин иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Аннан соң Казан артистлары һәм Иж-Бубыйның “Карусель“ бию төркеме матур чыгышларын бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100