news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә мәгърифәтче Мөхлисә Бубины искә алганнар

Чарада мәгърифәтче, беренче татар хатын-кыз казые, педагогка багышлап язылган шигырьләр дә яңгыраган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Бүген Әгерҗе районы үзәк китапханәсендә Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Әлеге чарада хатын-кыз иҗтимагый оешмалары вәкилләре, дин әһелләре, китап укучылар, җәмәгатьчелек катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин Мөхлисә Буби рухына багышлап Коръән аятьләре укыды. Чарада мәгърифәтче, беренче татар хатын-кыз казые, педагогка багышлап язылган шигырьләр дә яңгыраган.

news_right_1
news_right_2
news_bot