news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә “Мәдәни салават күпере“ фестивале төгәлләнде

Ел саен мәдәният хезмәткәрләре арасында Май бәйрәмнәре алдыннан “Мәдәни салават күпере“ фестивале уза.

(Әгерҗе, 22 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә мәдәният хезмәткәрләре арасында Май бәйрәмнәре алдыннан “Мәдәни салават күпере“ фестивале уза, дип яза район газетасы.

Аның быелгысы Әгерҗе районы оешуга 90 ел тулуга һәм гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга багышланды. Фестивальнең зона турлары Кадыбаш, Красный бор, Тирсә, Варкләд-Бодья авылларында һәм Әгерҗедә узды. Барлыгы 34 Мәдәният йорты коллективы катнашты.

“Мәдәни салават күпере“ фестиваленең гала-концерты 27 апрельдә узачак. Анда иң яхшы чыгышлар күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot