Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә узды
Әгерҗедә беренче көзге ярминкә үткәрелде.
(Әгерҗе, 29 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә иртәнге сәгать җидедә үк сатучылар янында халык кайнаша башлады. Ит, ашлык, бәрәңге һәм башка яшелчәләр тәкъдим итүчеләр янында чиратлар да хасил булды. Бәяләр дә “тешләми“. Арпаны – сигез, бодайны – тугыз, бәрәңгене – сигез-тугыз, сыер итен – 250-280, сарыкныкын 300 сумнан алырга була иде, дип яза җирле басма.
Балны 1400-1500 сумга тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә бакча җиләге, чәкчәк сатучылар да бар иде. Суйган каз, үрдәк, куян, бытбылдыкны да яратып алдылар. Сөт һәм сөт ризыкларын күпләп алып чыгучыларга да рәхмәтле булды әгерҗелеләр. Яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче Трейданнарда бар нәрсә дә бик арзан бәя белән сатыла дип сөенде халык. Гомумән, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте, район кулланучылар җәмгыяте, “Агрохимсервис“ оешмалары, крестья-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар бик күп продукция тәкъдим иттеләр халыкка. Можга питомнигының агач, чәчәк үсентеләрен дә бик теләп алдылар.
Бу көнне өлкәннәргә волонтерлар да ярдәмгә килде. Пенсионерларның авыр сумкаларын алар өйләренә кадәр күтәрешеп кайттылар.
Район башлыгы Валерий Макаров та ярминкәдә катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз