Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә “Үлемсез полк“ акциясендә 1500 кеше катнашты
Тимер юл предприятиеләреннән генә 400гә якын хезмәткәр, якыннарының фотосурәтен тотып, горур атлады.
(Әгерҗе, 9 май, “Татар-информ“,"Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә “Үлемсез полк“ акциясендә 1500 кеше катнашты1, дип яза район газетасы.
Тимер юл предприятиеләреннән генә 400гә якын хезмәткәр, якыннарының фотосурәтен тотып, горур атлады. Һәр авыл җирлегендә дә йөзләгән кеше “Үлемсез полк“ акциясенә кушылды. Әгерҗедә узган бәйрәм тантанасында беренче рәттә якыннарының фотосурәтләрен тоткан район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм башка җитәкчеләр йөзләгән метрга сузылган колоннаны җитәкләделәр.
–Әтием Василий Иванович 1939 елда армиягә алына. Сугыш башлангач, фронтка китә. 1942 елга кадәр сугышның алгы сафларында көрәшә. 1942 елда каты яралана һәм туган якларга кайтырга мәҗбүр була. Әти гомеренең соңгы көннәренә кадәр фронтта күргәннәрен искә алды. Аның кебек тыныч күк йөзе өчен канлы көрәштә үзләрен сынамаган, сәламәтлекләрен югалткан фронтовиклар күпме?! Без аларны онытырга тиеш түгел. 9 Май көнне үзем дә дулкынлану хисләре кичерәм. Ел саен әлеге акциядә катнашам. Ижаудагы улыбыз Дима белән оныгыбыз Антон да бабаларының фотосурәтен тотып чыгалар, – ди шәһәрдәшебез Петр Ионов.
Акциядә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары да катнашты. Әнисе Айгөл белән карт бабасы Сафа Әхмәдиевның фотосын тоткан Ралинә Ямиева горурлануын яшермәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз