news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә «Кышын кошларны ашатыгыз» табигатьне саклау акциясе үткәрелде

Укучылар кошлар өчен җимлекләр элгән.

Әгерҗедә «Кышын кошларны ашатыгыз» табигатьне саклау акциясе үткәрелде
https://minleshoz.tatarstan.ru

(Әгерҗе, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе шәһәрендә «Кышын кошларны ашатыгыз» табигатьне саклау акциясе узган. Чара барышында «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов һәм 1нче гимназиянең 4 «В» сыйныфы укучылары «Орешник» мәдәният һәм ял паркы территориясендә кошлар өчен җимлекләр элгән.

Моннан тыш, очрашу барышында Владимир Ишморатов балаларга кошларның төрләре һәм урманнарны корткычлардан саклаудагы роле турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыны министрлыгы матбугат хезмәте хәбрә итә.

Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты — балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100