news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә “Кашыкчылар“ ансамбле төрле милләт көйләрен уйнады

Егетләрнең кашыклар ярдәмендә генә көй чыгаруларын зал тын калып тыңлады.

(Әгерҗе, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре").  Әгерҗедәге сәнгать мәктәбенең егетләрдән генә торган “Кашыкчылар“ ансамбле район Мәдәният сараенда концерт куйды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Кечкенәләр һәм зурлар төркемендәге ансамбль уенчылары тарафыннан татар, мари, рус, хәтта ирланд көйләре дә яңгырады. Кашыклар белән заманча көйләрне дә башкардылар алар. Гайдайның танылган комедияләрендәге җырлардан тезмә дә бик матур килеп чыкты.

Егетләрнең кашыклар ярдәмендә генә көй чыгаруларын зал тын калып тыңлады.

Юлия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге ансамбль егетләре дәртле биюләре белән дә шаккатырдылар. Сәнгать мәктәбенең хореография коллективы белән бергә башкарган “Калинка“ биюе көчле алкышларга күмелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot