news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды

Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре әлеге бина сафка баскан 1966 елдан бирле уздырылмаган.

(Әгерҗе, 29 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре әлеге бина сафка баскан 1966 елдан бирле уздырылмаган. Республика программасы буенча төзекләндерелеп икенче яшьлеген кичергән бакча ачылышын биредә эшләүче коллектив та, сабыйлар да, әти-әниләр дә зур түземсезлек белән көтеп алдылар, дип яза җирле басма.

Али Ибраһимов җитәкчелегендәге “МирСтрой“ ширкәте төзүчеләренең дүрт ай көнне-төнгә ялгап эшләүләренең нәтиҗәсе дә сөендерә. 160 сабый хәзер бар уңайлыклары булган бакчада тәрбияләнәчәк. Әлбәттә, кызу эш вакытында төзүчеләр белән бергә бакча коллективы да, әти-әниләр дә зур тырышлык куйганнар. Территорияне тәртипкә китерүдә, матурлауда хәтта район хакимияте хезмәткәрләре дә ярдәм кулы сузганнар.

Ачык, матур төсләре белән ерактан балкып торучы бакча бәйрәм көнне һәркемне үзенә дәште. Зур коллективның сөенечен бу көнне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, район башлыгы Валерий Макаров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина да уртаклаштылар.

–Бакча буйлап сәяхәт оештырганда күпләр “сез аның элек ничек булганын күз алдына да китермисез“ дип гаҗәпләнеп сөйләделәр. Ә минем ул турыда уйлыйсым да килми хәтта. Миңа бүгенге бакча бик ошый, – дип башлады чыгышын Казан кунагы.

Станислав Робертович сабыйларның сәламәт, акыллы, талантлы булып үсүләрен теләде.

–Үскәч үзегез теләгән һөнәр буенча укып, туган шәһәрегездә эшкә кайтып, аның үсешенә лаеклы өлеш кертергә язсын, – диде.
Ә бакчаны, чынлап та танырлык түгел. Аның тышкы ягындагы штукатуркаланган стеналарны ачык төсле сайдинглар алыштырган. Баскычларга ялык-йолык килеп торучы плиткалар ябыштырылган. Төркемнәрдәге стеналарны да күзне иркәләүче матур төсләргә буяганнар. Кечкенә генә бакчага керү урыны да хәзер шактый зурайтылган. Пандуслы аерым керү юлы да булдырылган.

Ишекләр, сантехника, җылылык системасы, тәрәзәләр – барысы да өр-яңа. Хәтта проект сметасына кертелмәгән кайбер эшләрне дә башкарганнар төзүчеләр. Әле бераз соңрак түбәгә кар төшүдән саклаучы җайланма да куячаклар икән.

Бакча мөдире Эльвира Закирова балалар, хезмәткәрләр өчен зур бүләк ясаган Татарстан Хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә олы рәхмәтен җиткерде.

–Ә иң зур рәхмәтебез бакчабыз балаларыбыз өчен, чын мәгънәсендә, бар шартлар тудырылган икенче өй булсын өчен тырышкан төзүчеләргә һәм аларның җитәкчеләре Али Шамилевичка, – дип Эльвира Ирековна “МирСтрой“ ширкәте директорына истәлек бүләге тапшырды.

“Без бакчага эшкә сөенеп киләбез“, – диделәр хезмәткәрләр. Алар үзләре дә “заманча“ хәзер. Тәрбиячеләр бердәм форма тектергәннәр. Барысы да эш өчен янып торалар. Бакчада тәрбияләнүче малай-кызларны сагынуларын да яшермәделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100