news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә Кадрәк авылында үзара салымны 500 сумнан җыялар

Кадрәклеләр 2017 елда да үзара салымны 500 сумнан җыярга килештеләр.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Әгерҗе районының Кадрәк авылы – узган ел үзара салымны 500 сумнан җыйган бердәнбер авыл җирлегедер, дип яза «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы.

Әлеге акчага авыл эчендәге юлларны төзекләндергәннәр, урамнарны яктыртканнар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары хөрмәтенә һәйкәл торгызганнар. Авыл җыенында җирлек башлыгы Александр Михайлов әлеге эшләрне башкаруда ярдәм иткән һәр авылдашына олы рәхмәтен җиткерде. Кадрәклеләр 2017 елда да үзара салымны 500 сумнан җыярга килештеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot