news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә “Көмеш каләм“ фестивале җиңүчеләре ачыкланды

Яшь иҗатчыларны барлау максатыннан оештырыла торган әлеге фестиваль быел районда унҗиденче тапкыр үтте.

Әгерҗедә “Көмеш каләм“ фестивале җиңүчеләре ачыкланды
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 22 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районының яшь каләм осталары өчен “Көмеш каләм“ фестивале узды. Аны Кадыбаш урта мәктәбе коллективы оештыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Көмеш каләм“нең быелгы темасы “2018-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Әгерҗе районы муниципаль программасын, гамәлгә ашыру, Халыкара туган тел көне һәм районыбызның күренекле язучысы Чыңгыз ага Мусинның тууына 85 ел тулу кысаларында үткәрелде.

Район мәктәпләреннән килгән укучылар “Яшь хикәяче“, “Яшь хәбәрче“, “Яшь шагыйрь“, “Нәфис сүз остасы“ номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләргә Дипломнар, мәгариф идарәсенең сертификатлары, район язучылары китаплары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100