news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә истәлекле даталарга багышланган картинг ярышы узды

Җиңүче балаларга истәлек бүләкләре, медальләр, Кубоклар, Грамоталар тапшырдылар.

Әгерҗедә истәлекле даталарга багышланган картинг ярышы узды
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 19 июнь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗедәге “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында Әгерҗе станциясе һәм локомотив депосының 100 еллык юбилейларына багышланган картинг буенча ярышлар үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйге дүрт яшь категориясендә узды. Анда картинг секциясендә шөгыльләнүче 39 спортчы катнашты. Аларның әтти-әниләре дә осталыкларын күрсәтте.

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесе җитәкчесе Раушания Тимкина, спорт бүлеге начальнигы Илдар Идиятов, Ижау төбәге буенча тимерьюлчылар профсоюзы җитәкчесе Лилия Әхмәтзакирова, балалар иҗаты йорты директоры Валентина Федорова җиңүче балаларга истәлек бүләкләре, медальләр, Кубоклар, Грамоталар тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot