news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә ислам дөньясындагы бердәнбер казыяны искә алалар

Кунаклар Габдулла Буби һәм Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановларның каберләрен зиярәт кылачак.

Әгерҗедә ислам дөньясындагы бердәнбер казыяны искә алалар
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). 5 октябрьдә Иж-Бубыйда “Мөхлиса Буби – милләтебезнең якты йолдызы” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция үтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге чара күренекле мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында бердәнбер казыя Мөхлиса Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 150 ел тулуга багышлана.

Конференциягә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура советы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров,ТР мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә.

Алар конференция эшендә катнашудан тыш, авыл тарихы музеенда һәм тарихи объектларда булачак. Шулай ук Габдулла Буби һәм Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановларның каберләрен зиярәт кылачаклар.

Бүген тарихи авылда әлеге мөһим чарага әзерлек эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100