news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә ике йөздән артык сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә

Яшь сайлаучыларга сайлау комиссиясе әгъзалары истәлекле бүләкләр тапшыра.

(Әгерҗе, 18 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). 473 нче Иж-Бубый сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдән үк халыкның активлыгы сизелде. Көчле буран булуга карамастан, авыл халкы бер-бер артлы гражданлык бурычын үтәү өчен Мәдәният йортында урнашкан участокка килә, дип яза район газетасы.

"Сайлаучыларны авыл үзешчәннәре җыр-биюләр белән каршы ала. Милли киемнәр кигән мәдәният, китапханә хезмәткәрләре тәмле камыр ризыклары белән кайнар чәй тәкъдим итәләр. Бүген биредә барлыгы 504 сайлаучыны көтәләр. Шуларның җидесе – беренче тапкыр катнашучылар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Иж-Бубыйда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан энергетика университетының беренче курсында белем алучы Фәнзил Хәмидуллин әлеге мөһим чарага махсус кайткан. "18 яшем тулгач мин дә, сайлауларда катнашып, тавыш бирү хокукына ия булдым. Бу - минем гражданлык бурычым. Кемне сайлаячагымны да яхшы беләм. Киләчәктә илебездә бары яхшы якка үзгәрешләр булуын телим. Яшьләр өчен мөмкинлекләр артыр дип өметләнәм. Чөнки киләчәк - без, яшьләр, кулында бит", - дигән Фәнзил.

Яшь сайлаучы тавыш биреп чыкканнан соң, комиссия әгъзалары аны истәлек бүләге тапшырган. “Махсус значок һәм паспорт тышлыгы беренче сайлаудан гомерлек истәлек булачак“, – дигән Фәнзил.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Әгерҗедәге “Яшьлек“ тулай торагында урнашкан 469 нчы сайлау участогында да һәркемне тәм-томнар һәм кайнар чәй белән каршы алалар. Биредә бүген 1274 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Беренче тапкыр сайлауга килүче җиде яшь гражданин өчен махсус истәлек бүләкләре әзерләгәннәр.

1 нче гимназиянең 11 сыйныфында укучы Гүзәл Әзиятуллинага нәкъ ике ай элек 18 яшь тулган. "Балигъ булганнан соң, минем хокукларым тагын да артты. Мин беренче тапкыр сайлауларда катнашам һәм илебез Президентын сайлауда һәр тавыш мөһим дип уйлыйм", – дигән ул.

Комиссия әгъзалары Гүзәлне тәүге тапкыр сайлауларда катнашуы белән котлап бүләкләр тапшырган. "Илебезнең тулы хокуклы гражданины буларак беренче тапкыр тавыш биргән бу көнем гомерлеккә истә калачак", – диде Гүзәл.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100