news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә ике ханым сәламәтлекләре чикле авылдашларын кыстыбый белән сыйлаган

Алсу Сибатова белән Фәридә Каюмова әниле-уллы Вәлиуллиннарга, бертуган Гайфиевларга хәйрия чарасы оештырган.

 (Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районының Кадыбаш авылы Мәдәният йорты мөдире Алсу Сибатова һәм китапханәче Фәридә Каюмова, Татарстанда игълан ителгән “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы“ акциясенә кушылып, сәламәтлекләре чикле авылдашларын сөендерделәр, дип яза район газетасы сайты.

Алар, кыстыбый пешереп, әниле-уллы Вәлиуллиннарны, бертуган Гайфиевларны сыйлаганнар. 

"Соңыннан бик тәмле кыстыбый белән бергәләшеп чәй эчтек, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык", – диләр чараны оештыручылар.

Алсу Сибатова белән Фәридә Каюмова атна дәвамында игелекле чаралар уздырырга планлаштыра, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot