news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә

Әлеге акция өчен махсус ясалган арт-объектны капкачлар белән тутырырга күп калмаган инде.

Әгерҗедә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 16 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Бу көннәрдә “Әгерҗе яшьләре“ берләшмәсе активистлары һәм шәһәр халкы объектка капкачлар салу акциясе оештырдылар. Ул тулганнан соң, капкачларны сатудан кергән акчаны районның физик мөмкинлекләре чикле балаларга тапшырачаклар.

Исегезгә төшерәбез: арт-объектка тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның капкачларын җыеп барырга һәм махсус арт-объектка салырга кирәк.

Йөрәк формасындагы әлеге арт-объект район Мәдәният сарае территориясендә урнаштырылган. Аңа районда яшәүчеләр дә игелекле акциягә кушылуын раслаучы “Игелекле Әгерҗе“ дип аталган билге дә куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot