news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә җиде яшьлек малай рульле чана ясаган

Ул түгәрәк җитәкчесе белән Мәскәүдә “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар“ Бөтенроссия конференциясендә катнашып кайтты.

(Әгерҗе, 30 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре",  Дания Абзалиева). Әгерҗе шәһәрендәге мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, “Конструкцияләү“ һәм “Авиамодельләштерү“ түгәрәкләре җитәкчесе Мәгъсум Салихов һәм аның шәкерте Әмирхан Салихов күптән түгел Мәскәүдә “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар“ Бөтенроссия конференциясендә катнашып кайттылар, дип яза район газетасы.

–Анда илебезнең төрле төбәкләреннән яшь уйлап табучылар һәм техниклар җыелган иде. Татарстан делегациясен тәкъдим итүчеләр арасында иң яше минем шәкертем, улым – җиде яшьлек Әмирхан булды, – ди Мәгъсум Салихҗанович.

Аңа кадәр әтиле-уллы Салиховлар, Казанда – “XXI гасыр Кулибиннары“ республика олимпиадасында катнашып, җиңү яулаган булганнар. Әлеге олимпиаданың җюри әгъзаларын нәрсә белән шаккатырган соң Әмирхан “Кулибин“?

–Яңавылда күршеләребездәге күп баланың “снегокаты“, безнеңчә итеп әйтсәк, рульле чанасы бар. Ә Әмирханныкы юк иде. “Миңа да шундый чана кирәк“ дип аптыраткач, ясап карарга булдык, – ди әтисе.

Тимер конструктор ярдәмендә чананың моделен башта үзе ясый нәни Кулибин. Аннан остазына – әтисенә күрсәтә.

–Әлеге модель уңышлы гына килеп чыккан иде. Чын снегокатны шуның нигезендә ясадык. Аның конструкциясе бик тә гади. Ясар өчен дә әллә нәрсә кирәк түгел: иске чана, зур булмаган фанера кисәге, кечкенә велосипед руле һәм вилка белән болт, – ди Мәсгъсум Салихҗанович. – Әлеге җиһаз фанера кисәгенә җыела. Аны теләсә нинди балалар чанасына урнаштырырга була.

Бер дәртләнеп керешкәч, рульле чананың ике төрлесен ясыйлар: аның берсе – кул, икенчесе аяк белән идарә итә торган.

–Чаналары әзер булгач, күршедәге дуслары белән бергәләп рәхәтләнеп тау шуарга йөрде Әмирхан, – ди әнисе Физалия.

Менә шулай чаналы да була, танылу да ала Әмирхан. Башта әтисе белән Казанга баралар, аннан – Мәскәүгә. Биредә Диплом белән бергә кыйммәтле бүләк тә тапшыралар аңа. Илебез башкаласы буйлап сәяхәт итү дә бик ошый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100