Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә Җиңү көненә багышланган “Тынычлык эстафетасы“ узды
Быел ул 33нче тапкыр үткәрелде һәм анда 150 йөгерешче үзен сынады.
(Әгерҗе, 9 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап Әгерҗедә уздырылучы “Тынычлык эстафетасы“ елдан-ел катнашучыларның саны артуы белән популярлык яулый. Быел ул 33нче тапкыр үткәрелде һәм анда 150 йөгерешче үзен сынады, дип яза район газетасы.
Үзәк мәйданда бәйрәм рухында үткән эстафета ярышының старт сызыгына шәһәр мәктәпләре укучылары белән бергә Бима һәм Тирсә яшүсмерләре дә басты. 5-9 сыйныфларның спорт сөючеләре җиңү өчен җан аттылар. Старттан ук алга омтылган 2нче мәктәптән Данил Волокжаниннан соң аның яшьтәшләре дә беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Нәтиҗәдә, 2нче мәктәп спорт сөючеләре җиңү яулады. Икенче-өченче урыннарда – 3нче һәм 4нче мәктәп укучылары.
10-11 сыйныф егет-кызлары да ярышка җитди әзерләнгәннәр. Бима мәктәбеннән районда гына түгел, республикада танылган спортчылар Валерия Юферова, Богдан Павлов, Евгений Михеев, Алексей Ишаев, Наталья Петашева, абсолют җиңүче исемен яулап, Кубокка ия булдылар. Икенче-өченче урыннарны 4нче һәм 3нче мәктәпләр бүлештеләр.
Йөгерү юлларына бу көнне хезмәт коллективларыннан да спорт сөючеләр басты. РУЭС, локомотив депосы, училище, үзәк хастаханә, эчке эшләр бүлеге, район хакимияте, Бима авыл җирлеге командалары белән бергә “Өченче буын“ пенсионерлар оешмасы вәкилләре дә җитезлектә сыналдылар. Финиш сызыгын иң беренче булып Бима авыл җирлеге вәкилләре кисеп чыкты. Икенче-өченче урыннарда – локомотив депосы һәм район хакимияте спорт сөючеләре.
Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов котладылар һәм командаларга Кубоклар, җиңүчеләргә медальләр, бассейн һәм Боз сараенда сәламәтлекне ныгыту өчен сертификатлар тапшырдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз