news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә иң дус сыйныфны ачыкладылар

1нче гимназия район данын республика бәйгесендә яклаячак.

(Әгерҗе,11  декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә “Иң дус сыйныф“ исемле район бәйгесе узды. Ул өченче тапкыр үткәрелә.

2016 елда әлеге исемне 1нче гимназия әти-әниләре һәм укучылары яулап, республика бәйгесендә икенче урын алган булсалар, 2017 елда Татарстан күләмендә узган бәйгедә катнашу хокукы 2нче мәктәпкә бирелгән иде. Алар республикада дүртенче урын алдылар. 

Быелгы бәйгедә җиде мәктәптән иң актив сыйныфлардан әти-әниләр, укучылар сыйныф җитәкчеләре белән җиңү өчен җан аттылар. Шәһәр мәктәпләре арасында 1нче гимназия, 3нче һәм 4нче мәктәпләр, авыллардан Тирсә, Сарсак-Омга, Девятерня һәм Кичкетаң мәктәпләре.

Алар төрле биремнәрдә осталыкларын күрсәттеләр, үзләренең бердәм, дус, креатив, сәләтле икәнлекләрен исбатладылар.

Өченче урынны Сарсак-Омга лицееның 6нчы, икенче урынны Тирсә мәктәбенең 8нче, беренче урынны 1нче гимназиянең 8нче сыйныфы укучылары, әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре яулады. 1нче гимназия район данын республика бәйгесендә яклаячак. Алар 2016 елда да республикада икенче урын яулаганнар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100