news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Җиңү бәйрәме алдыннан йөзү буенча ярышлар узды

Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында “Өч буын йөзә“ исемле чара узды.

(Әгерҗе, 8 май, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында “Өч буын йөзә“ исемле чара узды, дип яза район газетасы.

Йөзүдә 58 кеше катнашты. Бу сан очраклы сайланмаган иде. Ул илебездәге 13 Герой-шәһәр һәм 45 Хәрби Дан шәһәрләренә тәңгәлләштерелде. 6 яшьлек иң нәни катнашучыдан алып 69 яшьлек иң өлкәнгә кадәр 25 метр араны йөзеп узды. Соңыннан алар “Хәтер карта“сына Георгий лентасын беркеттеләр. Шулай итеп, символик төстә 58 шәһәрне куштылар.

Әлеге чара барышында һәр шәһәр турында мәгълүмат җиткерелде. Җиңү алып килгән һәр сугышчыга тирән хөрмәт һәм дан дигән сүзләр яңгырады.

“Өч буын йөзә“ чарасы алдагы елларда да Җиңү бәйрәме алдыннан уздырылачак, диделәр оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100