news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә хоккей сезоны ачылышында ветераннар белән яшьләр уйнады
15:13 исәбе белән яшьләр җиңү яулады.
Скопировать ссылку
(Әгерҗе, 8 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Узган ялларда Әгерҗедә яңа хоккей сезоны ачылды. Боз сараена хоккейчылар, аларның әти-әниләре, җанатарлар җыелды, дип яза җирле басма.
Әгерҗедә мәһабәт Боз сарае ачылганнан бирле ун ел дәвамында йөзләгән яшүсмер биредә чыныкты, хоккей уйнау серләренә төшенде. “Спутник“ командасы уенчыларына кайларда гына чыгыш ясарга туры килми! Алар ярышларда медальләр яулап та сөендерәләр. Бездә тәрбияләнгән берничә спортчының танылган хоккей клубларында шөгыльләнүен дәвам итүе дә районда спортка зур игътибар бирелүе турында сөйли.
Әгерҗе бозы һәрдаим төрле төбәкләрдән спортчыларны кабул итә. Соңгы елларда район башлыгы, “Водоканал“ ширкәте, полиция Кубокларына узучы традицион ярышларны үзебезнең хоккейчылар гына түгел, башка шәһәрләрдән дә яшүсмерләр көтеп алалар.
Әнә шулай, балаларны спортка тартуда, аларны тәрбияләүдә биредә эшләүче тренерлар, хезмәткәрләр зур көч куялар. Иганәчеләр дә һәрдаим ярдәм кулы сузалар. Шундыйларның берсе – райондагы хоккей федерациясе президенты Илдус Шәймөхәммәтов һәм ветеран хоккейчы Рифкать Шәймәрдановны бу көнне балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Ильин Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Кайчандыр Әгерҗе бозында Александр Карнизов җитәкчелегендә фигуралы шуу серләренә өйрәнә башлаган, хәзер бу спорт төре белән Ижауда шөгыльләнүче кызлар-егетләр матур чыгышларын бүләк иттеләр. Алар арасында Әгерҗе кызы Аделина Шәймәрданова да бар иде.
Хоккей сезоны ачылышында бозда уен да кызды. 2003-2004 елгы спортчылар хоккейга гашыйк ветераннар белән уйнадылар. 15:13 исәбе белән яшьләр җиңү яулады, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2