Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә Әхмәдиевлар август аенда бакча җиләге җыялар
Бу көннәрдә гаиләләре, туганнары белән бергә җиләк мыекчаларын утырталар.
(Әгерҗе, 22 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә Әхмәдиевлар август аенда бакча җиләге җыялар. Әгерҗе районы Касай авылында яшәүче Әхмәдиевлар, быел сигез сутый җирләренә бакча җиләге (виктория) утыртып, аның “Хоный“ һәм “Альба“ сортларының уңышын җыйганнар иде инде, дип яза җирле басма.
Менә хәзер “Еви2“ сорты да өлгереп килә икән.
–Әлеге сорт сезонга ике тапкыр җиләк бирә. Әмма беренче тапкыр чәчәкләрен кисәргә кирәк, югыйсә икенче тапкыр җиләк бирергә өлгерми, диделәр. Без шулай эшләдек тә. “Еви“ менә хәзер уңыш бирә. Җиләкләре бик эре, сусыл һәм баллы, – ди Әхмәдиевларның җиләк белән ныклап шөгыльләнүче өлкән уллары Айнур.
Бу көннәрдә гаиләләре, туганнары белән бергә җиләк мыекчаларын утырталар.
–Өч мең төп үзебезгә утыртабыз. Җиләк мәйданын тагын шуның кадәр арттырырга уйлыйбыз. Бер-ике мең төп сатарга әзерлибез, – ди Айнур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз