news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә хезмәт коллективлары туристик слетка чыга

Әлеге бәйрәм быел унберенче тапкыр уза.

(Әгерҗе, 5 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 8 сентябрьдә, шимбә, “Орешник“ ял паркында хезмәт коллективлары арасында туристик слет була, дип яза җирле басма.

Район җитәкчелеге спорт сөючеләрне сәламләгәннән соң иң-иңнәргә ГТО билгеләре тапшырачак. Аннан коллективлар “Батырлар узышы“ каршылыклар полосасын узуда, футбол һәм волейбол ярышларында, аркан тартуда, туристик җыр башкаруда, пешекчеләр бәйгеләрендә сыналалар.

Слет барышында теләгән һәркем ГТО нормаларын да тапшыра ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot