news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә хәбәрсез югалган балыкчыны алтынчы көн эзлиләр

Татар Шаршадысы авылында яшәүче 57 яшьлек ир-ат Иж елгасына балык тотарга киткән һәм юкка чыккан.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанның Әгерҗе районында хәбәрсез югалган балыкчыны инде алтынчы көн  эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татар Шаршадысы авылында яшәүче 57 яшьлек ир-ат 31 июльдә Иж елгасына балык тотарга киткән. Шуннан бирле аның кайда икәнлеге билгесез.

6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 34 гектар мәйданда урманнар, ерганаклар, елга буйларын, шулай ук елганың үзен айкап чыккан. Әмма балыкчыны әле дә булса таба алмыйлар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot